|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
САФЫЙ ИСМӘГЫЙЛ
Исмәгыйл Гыйлфан улы Сафый 10 мартта туган.
Әти бабайны өзелепләр ярата иде... Ул аннан 11 яшендә ятим калган Ә бабайга 30-нчы елны манарадан азан әйткәндә мылтыктан да аткан Ибени Йосыбы исемле авылның бетле-кәмитит башлыгы. Бабай мәчеткә намазга киткәндә, әтиләр апалар һәм әби артыннан елашып кала торган булганнар. \"Бу бетле урыс хәерчесе сине атып үтерә ич инде!\" - дип. Бабай: \"ул мине мәчет юлында үтерә алмый\",- дигән. Һәм дөрестән дә,32-нче елны бабайны тегермән тарттырып кайтып килгәндә, ике авыл арасындагы юлда кыйнап үтереп кайтаралар. Бабайдан соң мәчет бөтенләй бикләнә. 1947 елны череп бетеп җимерелә. Ә 1948 елда Ибени Йосыбын авылдашлар төрмәгә утырту җаен табалар. Хатын өстенә яше тулмаган балага өйләнде дип, ничәмә гаиләне бер дә юкка себергә сөрдергән бәндәнең үзен дә Зеленодол\"ск ягындагы төрмәгә яптыралар. Һәм аның кара язмышына күрә бу төрмәнең начал\"нигы безнең авыл имамының улы булып чыга. Ул аны шул төнне үк мәхбүсләрдән үтерттергәнен авылга кайтып сөйләгәнен үзем тәгаен ишеттем...
Бервакытны Казанның Прлумный урамында мине бер әби туктатып: "син "N" авылында яшәгән Сафый абыйның оныгы түгелме, атаң Гыйлфан түгелме. Бигрәкләр дә бабаңа охшагансың, сакалың гына юк",- дигәч, сакаллы булдым инде...
Бабам 32 елны юк ителгәнгә күрә, аны беркайчан да күргәнем белмады, фоторәсеме дә юк иде...
1917 елда урыснының богопомазанный патшасы тәхетенән төшерттерелде. Үз нәүбәтендә бу вакыйга дөньядагы бөтен мөселманнарга ӘМИРҮ Л-МҮЭМИНҮН БУЛЫП ТОРГАН ТӨРЕК СУЛТАНЫН ХАКИМИЯТЕННӘН АЛЫП ТАШЛАУ ӨЧЕН ГЕНЕРАЛЬ РЕПЕТИЦИЯ ГЕНӘ БУЛДЫ. Русия патшасын тәхетеннән алып ташлауның тәҗрибәсенә таянып 1918 елда Төрек Султанын да алып ташладылар. Бу ике бичара патша һәм султанның язмышларындагы аерма фәкать шунда гына: урыс патшасын гаиләсе белән атып үтерәләр. Ә Төрек Султаны исә, хәтерем ялгышмаса Tup Kapı сараенда гомернең ахырына хәтле Куръәни-кәрим укып яшәде. Хаклыкта илбашында яки хакимияттә утыручыларның барысы да ҮЗ ШӘҮЛӘЛӘРЕНЕҢ ТОТЫКЛАРЫ (залоҗниклары) гына булып торалар ич. Үз күз алдыбызда ич: урыс патшасын урыслардан аттырган шикелле Сәддәм Хөсәенне дә Гыйрак гарәпләре астылар. Халык тарафыннан сайланып куелган Мисыр президентын да Мисыр гарәпләре мәхкәмә җаваплылыгына тарттырдылар. Әле кырыгы җиттеме икән? Әсир төшкән Мөгаммәр Каддәфинең дә ярым-мәет булган җәсадын Либия гарәпләренең маргиналлары типкәләп йөретеп үтерделәр түгелме соң? Күрәбез ки, маргинал ул Рәсәйдә дә, Төркиядә дә һәм Африкада да шул бер чыбыктан сөрелгән инде! – Бер тәлинкә аш, бер стакан аракы бәһәсенә мәсҗидеңне дә җимерә патша-презитдентыңны да, әмирү л-мүэминеңне дә үтерә!.. Ә Тарих гали җәнәбеннән беркем дә гыйбрәт алып тормый шул...
“Матбугат. ру”га Нурулла Гариф әзерләгән "Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен" язмасына эленгән коментарийлардан.
|
|