|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.САФИУЛЛИН ЮНЫСДраматург Юныс Габдулла улы Сафиуллин 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Зеленодольск районы Бакырчы авылында туган. Башта үз авылларындагы башлангыч мәктәптә, аннан күршедәге Акҗегет авылы сигезьеллык мәктәбендә укый. 1962 елда Казан театр училищесына кабул ителә. Анда укыганда беренче курслардан ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләрендә актер булып катнаша башлый, җәйге айларда театр белән Татарстан районнарына һәм Урта Азия республикаларына гастрольләргә чыгып йөрм. 1966 елда театр училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны Республика күчмә театрына (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә билгелиләр. Шул ук елда Совет Армиясенә хезмәткә алына, хезмәтен тутырып кайткач, янәдән Күчмә театрда актер булып эшли. 1976 елда А. В. Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршында режиссерлар хәзерләүче икееллык Югары курсларны тәмамлый һәм 1981 елга хәтле Казан драма һәм комедия театрында актерлык эшен дәвам иттерә. 1981 елның февраленнән бирле ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башта актер, аннары театрның әдәби бүлек мөдире булып эшли. |
Иң күп укылган
|