поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САФИН МАНСУР

Шагыйрь һәм тәрҗемәче Мансур Габдулла улы Сафин (әдәби тәхәллүсе – Мансур Булгари, Михаил Загорский) 1949 елның 11 маенда Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә шахтер гаиләсендә туа. Балачак һәм мәктәп еллары Мамадыш шәһәрендә уза. М.Сафин Мамадышта ун сыйныф тәмамлагач, 1966 елда Оренбургка китеп Зенит артиллериясе училищесында хәрби белем ала һәм армия сафында офицер булып хезмәт итә башлый. Ләкин, күп тә үтми, гаилә хәлләре аркасында, ул армиядән китәргә мәҗбүр була. 1970 елда кыска мөддәтле педагогик курслар тәмамлап, Мансур берникадәр вакыт мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли, аннары Казан дәүләт университетына укырга керә. Студент елларында матбугатта языша башлый, шигырьләрен, хикәяләрен, татар шагыйрьләре иҗатыннан рус теленә шигъри тәрҗемәләрен бастыра.

1975 елда университетны тәмамлагач, М.Сафин Казанда – инженер-геофизик, Мамадышта партия райкомы инструкторы, Сергиев Посадта – рота һәм батальон командирының сәясәт буенча урынбасары, Чаллыда КамАЗ заводларында штаб башлыгы булып эшли. Берничә ел Чаллы дәүләт педагогия институтының татар филологиясе факультетында укыта, шунда эшләгәндә «Татар поэзиясендә пейзаж образлары системасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. Сиксәненче-туксанынчы елларда Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә матур әдәбиятны пропагандалау бюросы директоры, вузара әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, «Аргамак» әдәби-нәфис журналының баш мөхәррир урынбасары, «Бизнес-класс» газетасының мөхәррире дә була. Ул «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исем йөртә. Хәзерге вакытта М.Сафин профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә

Мансур Сафин татар һәм рус телләрендә яза, тәрҗемә өлкәсендә актив эшли. Ул – ике дистәдән артык шигырь һәм проза җыентыклары, тәрҗемә китаплары авторы. Алар арасында «Мамадыш таңнары» (1992), «Хәерле иртә» (1994), «Надежда, Вера и Любовь» (1994, рус телендә) исемле лирик шигырь тупланмалары, «Кәнфиттән дә тәмлерәк» (1996), «Сербакчага сәяхәт» (1997), «Сыерчык бураны» (2004) исемле балалар китаплары, тәрҗемә бабында рус шигъриятеннән М.Цветаева һәм Н.Рубцов җыентыклары бар. Татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү юнәлешендә ул аеруча нәтиҗәле эшли. Көндәлек матбугат битләрендә, үз вакытында бигрәк тә «Аргамак» журналы сәхифәләрендә (русча өлешендә) аның тәрҗемәсендә Кол Шәриф, Сәйф Сараи, Мөхәммәдъяр, Габделҗәббар Кандалый, Зыя Ярмәки, Нур Баян, Гамил Афзал, Нәҗип Мадьяров, Газиз Кашапов, Габдулла Шәрәфи, Гакыйль Сәгыйрев һ.б. каләм ияләре иҗатыннан күп кенә тезмә һәм чәчмә әсәрләр, ә Эдуард Касыймов, Мәгъсүм Насыйбуллин, Заһирә Гомәрева, Рәшит Бәшәр, Галимҗан Гыйльмановларның аерым китаплары басылып чыга.

М.Сафин газета-журналларда, күмәк җыентыкларда, махсус басмаларда дөнья күргән төбәк тарихына, археологиягә, әдәби процесска кагылышлы язмалары, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре, очерклары белән дә укучыларга яхшы таныш. Ул берничә тапкыр «Ел китабы» бәйгеләрендә призлы урыннар яулый, балалар әдәбияты өлкәсендәге уңышлары өчен Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек була.

М.Сафин – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мамадыш таңнары: шигырьләр. – Мамадыш, 1992. – 46 б. – 4000 д.
Хәерле иртә: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 64 б. – 2000 д.
Кәнфиттән дә тәмлерәк: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1996. – 18 б. – 2000 д.
Сербакчага сәяхәт: табышмаклар. – Чаллы: КамАЗ, 1997. – 16 б. – 2000 д.
Сербакчага сәяхәт: табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 24 б. – 5000 д.
Сыерчык бураны: шигырьләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 48 б. – 2000 д.

* * *
Челнинские эпиграммы и шаржи: стихотворения. – Наб. Челны, 1993. – 20 с. – 500 экз.
Надежда, Вера и Любовь: стихотворения. – Наб. Челны, 1994. – 64 с. – 2000 экз.
Край былинный, Мамадышский: краеведческий сборник. – Вып. 1. – Наб. Челны, 1994. – 64 с. – 2000 экз.
В огонь – во имя жизни: краеведческий сборник. – Наб. Челны, 1998. – 48 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Хисмәтуллин Р. Тыйнак матурлык // Нур (Чаллы). – 1995. – 26 гыйнв.
Газизов М. Өлгер каләм иясе // Аргамак. – 1995. – № 8. – 113–115 б.
Гомәрева З. Чаллы язучысы бенефисы // Шәһри Чаллы. – 1996. – 20 дек.
Әсәнов Г. Унөч сорау Мансур Сафинга // Заман. – 2002. – № 1 (гыйнв.).
Сираҗи И. Песиләр дә кешеләр шикелле… // Мәдәни җомга. – 2002. – 25 окт.

* * *
Сафин Л. Марина Цветаева – на татарском языке // Аргамак. – 1997. – № 12. – С. 198–199.
Прихожан П. Пространство ожидания добра // Аргамак. – 1999. – № 5–6. – С. 116–117.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»