|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. САДӘ ГОСМАНШагыйрь һәм журналист Госман Садә (Госман Мохтасар улы Зәйнетдинев) 1949 елның 23 февралендә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында башлангыч, Кашка авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Аскын һәм Караидел район газеталарында тәрҗемәче һәм әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967–1972 елларда ул Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университет каршындагы «Акчарлаклар» дигән әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.
|
Иң күп укылган
|