поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САБИТОВ ГАБДЕЛХӘЙ

(1931–1995)

Габделхәй Вәли улы Сабитов 1931 елның 28 июнендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1949 елда шул ук райондагы Күзкәй авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Иске Мәлкән җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, ике елдан Түбән Тәкермән авылы мәктәбенә күчә, анда укытучы, соңыннан уку-укыту эшләре буенча мөдир була.

1956 елның мартыннан октябренә кадәр Минзәлә район газетасы «Ленин байрагы» редакциясендә эшләп алгач, Г.Сабитов М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтына китә һәм драматургия бүлегендә укый башлый. 1960 елда, дүртенче курста чакта, сәламәтлеге начараеп, укуын ташларга мәҗбүр була.

1960–1965 елларда Г.Сабитов Казан телевидение студиясендә әдәби-драматик тапшырулар буенча өлкән мөхәррир, аннан республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли. 1965 елда «Чаян» журналы редакциясенә күчә, анда башта – фельетончы, соңыннан, 1968–1970 еллар арасында, журналның җаваплы секретаре вазифасын башкара. 1970 елдан ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Иҗатының башлангыч чорында Г.Сабитов әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап карый. Илленче еллар башында район газетасы битләрендә, аннан яшь авторларның «Үсү юлы» альманахында аның беренче иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре басылып чыга. 1954 елда язылган «Мәхәббәт һәм нәфрәт» комедиясе исә үзешчән сәнгать коллективлары сәхнәләрендә уйнала, ә соңыннан, 1956 елда, Әдәбият институтына имтихан тапшырганда, авторга иҗади конкурс материалы булып хезмәт итә.

Шулай да Г.Сабитовның язучы буларак иҗат йөзен ачкан һәм аны оста хикәяче, өметле драматург итеп таныткан әсәрләре илленче елларның ахырына һәм алтмышынчы елларга туры килә. Бу чорда ул республика көндәлек матбугатында «Туган җир туфрагы», «Агач аяклы кеше», «Өч күңел», «Корбан ашы», «Сәйлүн чәе», «Урман кызы», «Үлемсез Акылгали» кебек, халыкчан матур тел белән, кызыклы, табигый сюжетларга корып язылган хикәяләрен, әкиятләрен бастыра, «Кичерелмәс гөнаһ» исемле драмасы белән профессиональ театр сәхнәсенә менә (Минзәлә дәүләт театры, 1959). 1963–1964 елларда исә хикәяләре һәм әкиятләре тупланган ике җыентыгы дөнья күрә («Туган җир туфрагы», «Үлемсез Акылгали»).

Җитмешенче еллар дәвамында да Г.Сабитов, үз иҗатының төп юнәлеше булган хикәя жанрына хыянәт итмәстән, курчак театры өчен «Гөлстан балалары» («Ай сукмагы») исемле драма-әкият (1973) һәм 1912 елгы Лена вакыйгаларына багышланган, төрле милләт эшчеләренең шушы канлы бәрелешкә кадәрге тормышын, көрәшен тасвирлаган «Гарасат» («Чулпан таңны уята») исемле социаль-тарихи драма иҗат итә, соңгысы Татарстан Культура министрлыгы оештырган әдәбият-сәнгать әсәрләре конкурсында (1973) бүләккә лаек була һәм Минзәлә дәүләт театры репертуарына кертелеп, сәхнәдә уйнала.

Г.Сабитовның әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре, сәнгатьчә эшләнеше һәм идея-эстетик хасиятләре җәһәтеннән югары сыйфатлы булулары белән аерылып тора.

Г.Сабитов көндәлек матбугатта, шулай ук аерым җыентыкларда басылган үзенчәлекле очерклары һәм әдәби тәрҗемәләре белән дә укучыларга таныш. Эрих Распеның мәшһүр «Барон фон Мюнхаузен маҗаралары»н, П.Трэверсның «Мэри Попинс», Ф.Златенның «Бемби» («Урман әкияте») повестьларын татар укучылары Г.Сабитов тәрҗемәсендә укыйлар.

Әдипнең иң уңышлы әсәрләре 1981 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган «Тармаклы яшен» исемле җыентыгына туплана.

Ул 1995 елда Казан шәһәрендә вафат була, туган авылы зиратында җирләнә.

Г.Сабитов – 1976 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Туган җир туфрагы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 79 б. – 10000 д.
Үлемсез Акылгали: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 31 б. – 15000 д.
Карурманның күзләре бар: хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 126 б. – 10000 д.
Чулпан таңны уята (Гарасат): драма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 86 б. – 12000 д.
Тармаклы яшен: хикәяләр, пьесалар / кереш сүз авт. Л.Ихсанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 240 б. – 6000 д.
Айбаш: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 11 б. – 30000 д.
Кайнар туфрак: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 160 б. – 5000 д.
Ярсулы яз: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2003. – 164 б. – 3000 д.

* * *
Айбаш: рассказ / пер. с татар. Р.Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 12 с. – 300000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Фәттах Н. Язган каләм шомара // Соц. Татарстан. – 1964. – 22 май.
Камалов Б. Карурман күзләрен кем күргән // Татарстан яшьләре. – 1976. – 10 февр.
Ихсанова Л. Безнең сафка // Казан утлары. – 1977. – № 8. – 177 б.
Зәйнашева Г. Чулпан нурлары // Татарстан яшьләре. – 1978. – 10 авг.
Гәрәй Р. Габделхәй Сабитовка 50 яшь // Казан утлары. – 1981. – № 6. – 188–190 б.
Камалов Б. Каләм тылсымы // Соц. Татарстан. – 1981. – 27 дек.
Зиннәтуллина Ә. Кызыклы да, гыйбрәтле дә // Казан утлары. – 1983. – № 3. – 162–163 б.
Шабай М. Ихлас җанлы авылдашым // Казан утлары. – 2001. – № 6. – 85–86 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»