поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

РӘКЫЙПОВ ШАМИЛ

(1929–2005)

Шамил Җиһанша улы Рәкыйпов 1929 елның 22 сентябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында укытучы гаиләсендә туа. Үсмерчагы авыр сугыш елларына туры килә һәм яшьли ятим калган (әтисе 1941 елда ук фронтта һәлак була) Шамил, 1942 елда авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач, укуын дәвам итү теләге бик көчле булса да, эшкә җигелергә мәҗбүр була: сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы кытлык елларында берөзлексез колхозда көч түгә, хәтта күпмедер вакыт Донбасс шахталарында да эшләп кайта. 1950 елны, колхозда амбарчы хезмәтендә чагында, ачыгучы авыл кешеләренә ярдәм төсендә колхоз амбарыннан ашлык бүлеп биргәләгәне өчен аны җавапка тарталар һәм Себер якларына унъеллык мәҗбүри хезмәт колониясенә хөкем итәләр. Ул Красноярск шәһәре тирәләрендәге хәрби төзелешләрдә ташчы, җир казучы, шахтада крепельщик, балта остасы, электросварщик, бетончы һ.б. эшләрдә эшли. Язмышына туры килгән бу гаделсез бәладән ул бары Сталин культы фаш ителгәннән соң – 1954 елда гына котыла.

1955 елда Ш.Рәкыйпов Казанга килә һәм 1957 елның көзенә кадәр 1 нче номерлы трамвай паркында электрик-моторист булып эшли. Аннары аны, республика матбугатында даими язышкан сәләтле журналист буларак, «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә чакыралар. Монда ул башта әдәби хезмәткәр, тәрҗемәче, соңыннан газетаның яшьләр тормышы һәм пропаганда-агитация бүлекләре мөдире вазифаларын башкара. Шул дәвердә, төп хезмәтеннән аерылмыйча, кичке урта мәктәпне һәм читтән торып укып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1966 елның гыйнварыннан 1993 елга кадәр Ш.Рәкыйпов Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире хезмәтендә, аннары 1993–2000 елларда журналистлык эшен «Шәһри Казан» газетасында дәвам иттерә.

Ш.Рәкыйповның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – очерклары, хикәяләре, нәсерләре һәм кече формадагы сәхнә әсәрләре – матбугатта 1957 елдан күренә башлый. Иҗатының бу тәүге чорында ул аеруча үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен пьесалар язуга игътибарын юнәлтә. Ул – дистәдән артык исемдә бер пәрдәле комедияләр, драмалар, скетчлар авторы. Аларның күбесе, «Күңелле сәхнә», «Үсү юлы» кебек альманахларда һәм әдипнең «Сөю билгесе» (1959), «Тынгысыз яшьлек» (1963), «Күршең кем синең?» (1966) исемле китапларында дөнья күреп, үз вакытында авыл, шәһәр клублары сәхнәләрендә куелганнар. Берничәсе, рус теленә тәрҗемә ителеп, Мәскәү нәшриятларында да басылып чыга.

Шулай да Ш.Рәкыйпов язучы буларак укучыларга үзенең документаль проза әсәрләре белән киңрәк билгеле. Бу жанрда ул узган гасырның алтмышынчы елларының икенче яртысыннан каләм тибрәтә башлый һәм, әсәрдән әсәргә осталыгын үстерә барып, татар әдәбиятында документаль проза тармагының ныгуына, сәнгати яктан баюына үзеннән зур өлеш кертә.

Ш.Рәкыйповның бу жанрда иҗат иткән хикәя, повесть һәм романнарының барысын да үзәк бер тема берләштерә. Ул тема – 1941–1945 еллардагы Ватан сугышы һәм халыкның сугыш кырындагы батырлыгы. Әдип үзенә максат итеп батырлык үрнәге күрсәткән халык вәкилләренең тулы канлы әдәби образларын тудыру, сәнгати чаралар ярдәмендә реаль каһарманнарның характерлары, рухи дөньялары формалашуын, батырлыкка этәргән сәбәпләрнең социаль-психологик асылын эзлекле рәвештә ачыклауны максат итеп куя. Моның өчен ул каһарманнарның тормыш юлларын җентекләп өйрәнә, аларның туган-үскән төбәкләренә, сугышта булган урыннарына барып кайта, музейларда була, архивларда казына, йөзәрләгән кешеләр белән очрашып сөйләшә – үзенең язарга җыенган әсәрләре өчен әнә шулай бай материал туплый.

1967 елда әдипнең фашизм белән көрәштә Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов) һәм Газинур Гафиятуллиннарның фидаи батырлыгын кабатлаган Бари Шәвәлиев турында «Чәчәкләр сөйли белә» исемле повесте басылып чыга. Бу – автор үзе соңыннан «Каһарманнар эпопеясы» дип атаган повестьлар сериясенең беренче китабы. Аннан соң татарлардан беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин турында «Таңнар һаман матурмы?» лирик повесте (1970), Казанда үскән легендар белорус партизаны Иван Кабушкин турында «Кайдан син, Жан?» исемле маҗаралы повесть (1969, 1981), хатын-кызлардан беренче Советлар Союзы Герое очучы Мәгубә Сыртланова белән керәшен кызы, шулай ук очучы һәм Советлар Союзы Герое Ольга Санфироваларга багышланган «Кызлар-йолдызлар» (1976) һәм «Кипарислар җыры» (1976) исемле роман-дилогия, Минзәлә районы керәшен татары, Советлар Союзы Герое, Сталинград фронтында армия командующие булган, сугыштан соң репрессияләнгән генерал В.Гордовның батырлыгын һәм фаҗигале язмышын сурәтләгән «Ак канатлы хатирәләр» романының беренче кисәге (1990) дөнья күрә. Бу әсәрләр һәм «Геройлар эзеннән» (1968), «Геройлар үлмиләр» (1978), «Аяз күктә карлыгачлар» (1982) кебек китапларына тупланган башка бик күп документаль хикәяләре, новеллалары, газета-журналларда басылган очерклары, Берлинны алганда рейхстаг өстенә беренче булып Җиңү байрагын кадаган татар егете Гази Заһитов турындагы публицистик мәкаләләре авторның язучы һәм гражданин буларак Ватан сугышы темасын яктыртуда татар әдәбияты хәзинәсенә керткән җитди өлеше дип саналырга хаклы.

Әдипнең күпчелек повесть һәм романнары рус теленә тәрҗемә ителә. «Кайдан син, Жан?» повесте 1976 елда белорус теленә тәрҗемәдә Минск шәһәрендә, ә «Чәчәкләр сөйли белә» повестеның чуашча тәрҗемәсе Чабаксарда аерым китаплар булып басылып чыга.

Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Ш.Рәкыйповка 1979 елда «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2005 елның 17 февралендә Казанда вафат була.

Ш.Рәкыйпов – 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сөю билгесе: комедияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 71 б. – 7000 д.
Тынгысыз яшьлек: комедияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 72 б. – 1000 д.
Чәчәкләр сөйли белә: повесть – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 316 б. – 15000 д.
Геройлар эзеннән: докум. новеллалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 408 б. – 11000 д.
Кайдан син, Жан? Таңнар һаман матурмы?: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 511 б. – 15000 д.
Йолдызлы төннәр: роман-дилогия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 544 б. – 15000 д.
Шәһидләр васыяте: повестьлар, хикәяләр, нәсерләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 560 б. – 4000 д.
Кызлар-йолдызлар: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 463 б. – 5000 д.

* * *
О чем говорят цветы?: повесть / пер. с татар. Я.Мустафина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. – 157 с. – 15000 экз.
Прекрасны ли зори?: повесть / пер. с татар. Э.Амита. – М.: Дет. лит., 1973. – 254 с. – 50000 экз.
Откуда ты, Жан?: повесть / пер. с татар. Т.Журавлева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 223 с. – 100000 экз.
Звездные ночи: роман / пер. с татар. М.Скороходова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 192 с. – 100000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәйри Х. Халыкның батыр кызлары // Х.Хәйри. Иҗат чишмәләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 83–87 б.
Сәхапов Ә. Тере хәтер // Казан утлары. – 1988. – № 5. – 168–172 б.
Вәли М. Кешелеклелекнең дәвамы – батырлык! // Казан утлары. – 1999. – № 9. – 188–190 б.
Мостафин Р. Галиҗәнап эзтабар язучы // Шәһри Казан. – 2004. – 10 сент.
Мөхәммәтханов А. Каләме белән батыр // Шәһри Казан. – 2004. – 10 сент. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»