Галимә Рәхмәтуллина балага атаклы кешеләр, тугры адәмнәр хакында язылган хикәя-китаплар укуның әһәмиятле икәнен, тирәлек, иптәшләре аңа зур йогынты ясавын әйтә. Балага акча бирү, аны артык иркәләү кире нәтиҗәләргә сәбәп булуы турында сөйли:
Дүрткә килде бала, йөгерә, дөнья якты урамда;
Күрер тирә, алыр, ашыр, тиң юлдашы булганда,
Үтәр аңар хуш холык бу чагында, үскәндә,
Гадәт күркәм аңа кылыр, тирә күркәм булганда.
Бишкә килде: белә, аңлый, акча сорый базарга,
Кылма боный!.. Хурлык юлы гадәт кылыр аңарда...,
«Аналарга яднамә»
«Иҗмагъ ишеге» китабында Г. Рәхмәтуллина көнчыгыш әдәбиятыннан файдаланып язылган бер хикәя урнаштыра. Әсәр чит географик җирлекле. Туренка тавында бик күп еллар гомер итүче бер шәех янына өч мосафир килеп туктый. Аларның исемнәре үк нәрсә эзләп йөрүләрен сөйли. Картрагы — Гакыл исемлесе мең елдан бирле Хакыйкать исемле атасын эзли, барлык кешеләрнең дә акыл белән эш итүләрен, бер-берсенә дус булып яшәүләрен күрергә тели. Ләкин ул аны таба алмый: «Галим-голәма мине дошман күреп, үз яннарыннан сөрделәр... Дөнья халкы ерткучы хайваннарга әйләнеп беттеләр... Әгәр дә бер кавем вә милләт икенче кавем вә милләттән куәтле булса,, шул кавемне җәбрән тәләф идәюр...».
Шуңа кушылып Каһәретдин исемлесе: «Мин, кардәшем Гакыл кебек, дөнья халкы арасыннан куылдым... Патшалар вә айларның янында вәзирләр, вә мәмләкәт хөкемендә казыйлар, вә мөрит тәрбиясендә ишаннар, вә мәхәллә тәрбиясендә муллалар сәбәбе илә дөнья халкы бозыклык дөньясына гарык булды»,—ди.
Өченче туганнары Гаделетдин сүзне болай дәвам итә: «Күпме гадел нурыны вә гадел хәятыны мәлике дөнья тәрбиясенә аңлатсам да, һич бәндәләргә тәэсир бирә алмадым...». «Адәм балаларын бердәй күреп, бәндә үзен башка милләтләрдән вә яки фирка, җенесләрдән артык күрсәмен... Мәгыйшәт, дөнья тереклегендә инабәт юлын артык күрсәтеп, аларга якын вә дус булсын...». «Фәркы нәсәб, вә фәркы җенес игътибарга алынмасын. Мәгәр хезмәт ияләре йөзендә аларның күркәм сыйфатлары, ягъни иҗтиһад, ният, гаделлек — халык файдасына хезмәтләре игътибарга алынмак лязим».
Вакыйганың читтән алынуы, персонажларның әкият геройлары кебек сөйләүләре монда фикерне уздыру чарасы гына. Язучы үз вакытындагы гаделсезлекләрне ачы тәнкыйть итүне максат итә. Халыклар тигезлеген, дуслык идеяләрен яклау, халык файдасына хезмәт итүне ассызыклау аерым игътибарга лаек. Болар әсәрнең заман сулышына, мәгърифәтчелек идеяләренә аваздашлыгы турында сөйли.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том.