|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Рәхмәтлемен Ходаема (Гүзәл Уразова)Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!
Туар көннәре дә, туган көннәре дә
Сөенечләр генә китерсен.
Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп
Дәшүләре шатлык иңдерсен.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!
Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырләр...
Әти-әниләрне исән чакларында
Яши алсак иде кадерләп.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә! |
Иң күп укылган
|