поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

РӘХМӘТ БАРИ

(1897–1957)

Шагыйрь Бари Рәхмәт (Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин) 1897 елның 29 маенда Россиянең элекке Урал губернасы Гурьев өязе (хәзерге Казакъстан Республикасы биләмәсе) Жилая Коса дигән авылда мулла гаиләсендә туып үсә. Башлангыч белемне шул бистәдәге татар мәдрәсәсендә ала.

1918 елда исеме таныла башлаган яшь шагыйрь гаскәри хезмәткә алынып, әүвәл Казандагы аерым татар батальонында укчы солдат, аннары мәркәз мөселман хәрби басмасы «Кызыл Армия» газетасында әдәби бүлек мөдире булып хезмәт итә. Шул газета битләрендә һәм Казанда чыккан башка көндәлек матбугат басмаларында («Эш», «Эшче», «Кызыл Шәрекъ») солдат шагыйрьнең ирекле яңа тормыш өчен көрәш пафосы белән сугарылган күп кенә лирик, публицистик һәм сатирик шигырьләре дөнья күрә.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутыргач, Бари Рәхмәт, янәдән туган якларына кайтып, 1932 елга кадәр шунда яши һәм эшли. Әмма әдәбиятка булган мәхәббәт, язасы килү дәрте аны гел татар мәдәниятенең мәркәзенә тартып тора. 1932 елда ул гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Төзү трестларының берсенә эшкә урнашып, анда озак еллар гади эшче, соңыннан бухгалтер булып эшли. 1939 елдан башлап көндәлек матбугатта лирик һәм сатирик шигырьләре белән аның исеме яңадан күренә башлый.

1942–1945 елларда Бари Рәхмәт фронтта була, Украина, Молдова, Болгария, Венгрия җирләрен азат итү өчен барган сугышларда катнаша, яралана. Фронт шартларында да ул шигырьләр язуын дәвам иттерә. Фронтта һәм сугыштан соңгы елларда иҗат иткән һәм укучылар арасында популярлык казанган лирик, публицистик һәм юмор-сатира жанрындагы шигырьләре («Исән булсак, бетмәбез», «Без кайтырга чыктык», «Сугыш беткәч», «Бармагыңа акча түлим», «Әби белән бабушка», «Тәмәкене ничек ташларга» һ.б.) аның 1956 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган «Шигырьләр» исемле җыентыгында урын алалар.

Илленче еллардан башлап Б.Рәхмәт үзенең күпьеллык тормыш тәҗрибәсе белән тулыландырылган поэтик иҗатын яшь буынның – кече яшьтәге балаларның рухи дөньясын баету һәм савыктыру эшенә, балалар поэзиясенә багышлый. 1949 елда аның кече яшьтәге балалар өчен махсус язылган «Кем көчле» һәм «Укыйсым килә» исемле ике китабы басылып чыга. Шуннан соңгы кыска гына вакыт эчендә (1950–1957) янә алты җыентыгы басылып, Б.Рәхмәт тиз арада татар балаларының иң яратып укый торган язучыларыннан берсенә әверелә.

Б.Рәхмәтнең балалар өчен язган шигырьләре форма җыйнаклыгы, фикер һәм хисләрнең балалар рухына ярашлы, табигый, эмоциональ көчле яңгырашта булулары белән аерылып торалар. Һәрбер шигыре конкрет тәрбияви максатны күздә тотып язылса да, автор гади үгет-нәсихәт әйтү юлына басмый, һәр очракта үзенең фикер-идеясен укучы күңеленә тәэсир итәрлек, аны рухи баетырлык берәр уен, вакыйга, тормыш детале яки табигать күренеше аша бирергә тырыша. Моның өчен ул еш кына әйләнә-тирәдәге әйберләрне җанландыру ысулыннан оста файдалана. Шагыйрьнең үзе исән чагында нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган дистәдән артык исемдә китаплары басылып чыга.

Бари Рәхмәт 1957 елның 26 маенда Мәскәүдә вафат була. Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.

Б.Рәхмәт – 1952 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Укыйсым килә: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 28 б. – 5000 д.
Зәңгәр күл: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 35 б. – 3065 д.
Нәниләр китабы: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 59 б. – 10000 д.
Бакчада күңелле: шигырьләр, инсценировкалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 32 б. – 20000 д.
Безнең җәй: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 48 б. – 8000 д.
Ялкау, Иренчәк һәм Кире: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 10 б. – 8000 д.
Иң күңелле чак: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 183 б. –10000 д.
Шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 100 б. – 10000 д.
Якуп белән Вакыт: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 43 б. – 14000 д.
Сөенеч: шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар, башваткычлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 182 б. – 10000 д.
Курчак батыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 30 б. – 30000 д.
Сабан туенда: нәниләр өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 120 б. – 1170 д.
Иң күңелле чак: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 159 б. – 10000 д.
Сара мәктәпкә бара: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 79 б. –3000 д.

* * *
В родной стране: стихи / пер. с татар. А.Мелузникова. – Казань: Татгосиздат, 1952. – 52 с. – 10105 экз.
На сабантуе: поэма / пер. с татар. Я.Акима. – М.: Детгиз, 1958. – 16 с. – 110000 экз.
Погоди еще годок!: стихи / пер. с татар. Г.Абрамова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 31 с. – 100000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кукушкин Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 94–109 б.
Бари Рәхмәт турында әдипләр // Салават күпере. – 1996. – № 49. – 15–16 б.
Ихсанова Л. Сабый күңелле шагыйрь // Ялкын. – 1997. – № 5. – 10–11 б.
Галиев Ш. Тел ачкычлары // Ватаным Татарстан. – 1997. – 16 май.
Миңнуллин Р. Урыны түрдә // Ватаным Татарстан. – 1997. – 23 май.
Рахмани Р. Сабый җанлы шагыйрь // Мәдәни җомга. – 1997. – 6 июль.
Сафин Ф. Игелекнең якты нуры // Фән һәм мәктәп – Наука и школа. – 1997. – № 9. – 97–100 б.
Шәех Л. «Рәхмәт»ле язмыш // Мәдәни җомга. – 2007. – 25 май.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»