(1916–2004)
Хәзер заманыбызның сирәк кызы, саф алтын хисабындагы милләтпәрвәре Мәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимкулова турында берничә сүз. Ул 1916 елда Бәләбәй өязенең Олы Кәркәле авылында мулла гаиләсендә туа. Миңа өч туган тиешле апам. Аның әтисе белән минем дәү әнием бертуганнар. Туган-тумачалары белән репрессиягә эләккән кыз, авылыннан качып китеп, утызынчы елларда Дәүләкән ФЗҮен тәмамлап, элеваторда эшли, аннан Кыргызстанда балалар укыта, 1938–1941 елларда Казан университетын тәмамлый. Ырымбур өлкәсендә мәктәптә эшли, 1953 елдан 1971 елга кадәр Ырымбур авыл хуҗалыгы институтының физика һәм электротехника кафедрасында белем бирә. Озак вакыт Ырымбур педагогия көллиятендә гарәп һәм кешелек цивилизациясе тарихын укыта. Гомеренең соңгы елларын Санкт-Петербургта кызы Диләрәдә үткәреп, вафат була һәм шунда җирләнә дә.
Айдар Хәлим.
МИН КЕМ?
(киная)
Эйнштейн тартмаган ди. Тартмаган ир буламы сон,?
Тәмәкедән мәхрүм булып, мәшһур физик буламмы соң?
Саврасов бик куп эчкән, ди. Узып китмәгәндер миннән.
Аракыдан илһам алып, әллә рәссам булыйм микән?
Петр Первый аз йоклаган. Мин йокыны бик аз ишмим.
Патша булып нәрсә эшлим. Барыбер патша булмыйм.
Золя бик-бик ялкау булган. Ялкаулыктан үзем уңган.
Тик торуны мин зурладым. Ник тик язучы булмадым?
Несмеянов һәммә эштә хатыны белән киңәшкән, ди,
Бу фасонда академик булуларга тартмый күңел -
Хатын белән тату яшөу - ир кешенең эше түгел.
Яшем пенсиягә җитәр. Кем булыйм, дип план корам.
Карл Маркс үлгән диләр. Әле үзем дә чирләп торам.
"Аргамак" журналы 1994