поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

РАЗОВ МИРҺАДИ

Шагыйрь Мирһади Мирзаян улы Разов 1960 елның 22 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Аеш авылында туа. Үз авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Актанышта урта белем ала. Мәктәптә укыганда ук әдәби иҗат эше белән кызыксына, шигырьләр яза, язганнарының кайберләре район газетасында һәм Казанда «Ялкын» журналы битләрендә дә басылып чыгалар.

1979 елда Мирһади Разов Чаллы шәһәренә килеп урнаша һәм КамАЗда эшли башлый. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач та ул шунда эшләвен дәвам иттерә. Бер үк вакытта читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый, газета-журналларда языша. Чаллыда «Нур» газетасы чыга башлагач, яшь журналистны бирегә эшкә чакырып алалар, бу газетаның ул әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 1988 елда М.Разовның бер бәйләм шигырьләре Татарстан китап нәшриятында чыккан «Беренче карлыгачлар» күмәк җыентыгына кертелә, 1993 елда исә КамАЗ нәшриятында «Моңлы биләү» исемле беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

Узган гасырның туксанынчы еллары урталарыннан Мирһади Разов Чаллы телевидениесендә «Кыйбла», «Әйлән-бәйлән», «Чаллы утлары», «Шигъри дулкын» кебек дини-мәдәни һәм әдәби темаларны яктырткан тапшырулар алып бара. Хәзерге вакытта ул Чаллы шәһәр телерадио үзәгенең әдәби-музыкаль телетапшырулар редакциясендә өлкән мөхәррир хезмәтендә.

М.Разов шигъриятнең лирика һәм җыр жанрларында иҗат итә. Аның күп кенә лирик шигырьләренә үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан музыка языла («Җиләкле җәй» җыентыгы). 1997 елда исә «Бизнес-Рекордс» студиясе «Чаллы сиреньнәре» исеме белән аның җырлары тупланган аерым аудиокассетасын чыгара.

М.Разов – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Моңлы биләү: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1993. – 128 б. – 2500 д.
Җиләкле җәй: җырлар (ноталары белән). – Чаллы: КамАЗ, 2003. – 48 б. – 1000 д.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»