поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ПАУШКИН ГЕННАДИЙ

(1921–2007)

Прозаик һәм шагыйрь Геннадий Александрович Паушкин 1921 елның 28 февралендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1939 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Шул ук елны армиягә алынып, Молдавиядә чик буе гаскәрләрендә радист булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән алып соңгы көненәчә ул – хәрәкәттәге армиядә: башта Көнбатыш фронтта, аннары Төньяк Кавказ һәм Өченче Украина фронтларында сугыша, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

1945 елның көзендә Г.Паушкин Казанга кайта һәм университетта укуын дәвам иттерә. Университетны тәмамлаганнан соң, 1950–1953 елларда – «Комсомолец Татарии» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, аннары ике ел (1953–1955) «Комсомольская правда» газетасының Татарстан буенча үзхәбәрчесе вазифаларын башкара. 1955 елның октябреннән башлап Г.Паушкин – Татарстан Язучылар берлеге аппаратында: 1955–1968 һәм 1979–1981 елларда рус әдәбияты буенча консультант булып эшли. 1968–1979 еллар арасында һәм 1981 елның җәеннән ул – профессионал язучылык хезмәтендә.

Г.Паушкин 1940 елдан яза башлый. Ватан сугышы чорында фронт газеталарында аның күпсанлы патриотик шигырьләре, совет солдатларының каһарманлыгын тасвирлаган очерклары, әдәби парчалары басылып чыга. Хәрби-патриотик тема язучының сугыштан соңгы иҗатында да төп урынны били. «На дальней заставе» (соңгы исеме – «На Кагульской заставе»), «Дозорные тропы», «Слушай мои позывные» исемле хикәя җыентыкларында һәм «Всегда в пути» дигән китабына кергән шигъри әсәрләрендә автор Ватан сугышы күренешләрен, фронтташ дусларының героик характерларын җанландыра. Әдипнең хәрби темага язган проза әсәрләре тормышчан чынлыгы, гадилеге һәм композицион җыйнаклыгы белән күңелдә кала.

Г.Паушкин заман темаларына, бүгенге бөек төзелешләргә, яшьләр тормышына, әхлак мәсьәләләренә багышланган хикәя, повестьлары («Черствые именины», «Дальние поляны» һ.б.) һәм очерк китаплары белән дә укучыларга таныш. Аның КамАЗ төзелеше турындагы «На земле Челнинской» исемле очерклар җыентыгы ВЛКСМ Үзәк Комитеты Дипломына лаек була.

Ул татар язучылары әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү юнәлешендә актив эшли. Аерым алганда, А.Расихның «Ямашев» (1975, 1982) һәм «Айлы төннәр» («Лунные ночи», 1979) романнары рус теленә Г.Паушкин тарафыннан тәрҗемә ителә.

Г.Паушкин Татарстан Язучылар оешмасында актив җәмәгать эше алып бара: озак еллар рус секциясенә җитәкчелек итә, берничә тапкыр Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп сайлана, СССР Язучыларының VI съездында (1976) делегат булып катнаша. Ул – Г.Тукай исемендәге премияләр бирү буенча Татарстан Республика комитеты әгъзасы. Матбугат һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1981 елда аңа «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2007 елда Казан шәһәрендә вафат була.

Г.Паушкин – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кайтыгыз, ләкләкләр!: повесть / тәрҗ. Ә.Баянов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 67 б. – 12600 д.

* * *
На дальней заставе: повесть. – Казань: Татгосиздат, 1952. – 80 с. – 10000 экз.
Алешкин голубь: рассказы. – Казань: Татгосиздат, 1953. – 48 с. – 10000 экз.
Всегда в пути: стихи. – Казань: Таткнигоиздат, 1954. – 54 с. – 2000 экз.
Дозорные тропы: рассказы о пограничниках. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 40 с. – 30000 экз.
Родные просторы: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1958. – 95 с. – 4000 экз.
На зорьке: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1959. – 60 с. – 10000 экз.
Птицы улетели: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1962. – 67 с. – 30000 экз.
Взирая на лица: стихи, фельетоны, басни. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. – 63 с. – 5000 экз.
Слушай мои позывные: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1965. – 100 с. – 15000 экз.
Звезды не гаснут: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1967. – 135 с. – 15000 экз.
Танайка: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 71 с. – 14000 экз.
Данинка: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1969. – 127 с. – 27000 экз.
Вернитесь, аисты!: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 104 с. – 100000 экз.
На земле Челнинской: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. – 173 с. – 45000 экз.
Дальние поляны: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – 160 с. – 50000 экз.
Слушай мои позывные: рассказы, повести. – Москва: Современник, 1978. – 191 с. – 30000 экз.
И так же падал снег: повести, рассказы / предисл. С.Сидорова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – 352 с. – 100000 экз.
Позабыть нельзя: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 80 с. – 10000 экз.
Минута молчания: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 208 с. – 10000 экз.
Затмение: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 160 с. – 30000 экз.
Трава на камне: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 368 с. – 15000 экз.
Материнская звезда: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1995. – 160 с. – 10000 экз.
Возвращение: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2001. – 63 с. – 2000 экз.
Живу и помню: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2001. – 238 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нуриев В. «Кошлар китте» // Сов. әдәбияты. – 1963. – № 1. – 153 б.
Яшьлек белән бер сафта // Татарстан яшьләре. – 1971. – 2 март.
Сидоров С. Геннадий Паушкинга 60 яшь // Казан утлары. – 1981. – № 2. – 185–187 б.
Скороходов М. Утта чыныккан каләм // Соц. Татарстан. – 1981. – 28 февр.

* * *
Юдкевич Л. Как воспитывается героизм // Сов. Татария. – 1952. – 21 июня.
Беляев В. Как воспитывается героизм // Лит. газета. – 1953. – 5 февр.
Гудкова В. Удача молодого автора // Сов. Татария. – 1953. – 8 июля.
Железнов Б. Рассказы о мужестве // Сов. Татария. – 1957. – 28 авг.
Синев В. Правдиво, поэтично // Сов. Татария. – 1960. – 15 мая.
Юдкевич Л. Важный и трудный жанр // Сов. Татария. – 1963. – 11 апр.
Порошина Ю. Застава в огне // Сов. Татария. – 1971. – 19 февр.
Соколов А. Сто страниц о войне // Лит. Россия. – 1971. – 26 февр.
Фролов Ю. С зоркостью репортера // Сов. Татария. – 1971. – 21 окт.
Сидоров С. Мы слышим эти позывные // Сов. Татария. – 1978. – 11 июня.
Кутуй Р. Нескудеющий свет // Веч. Казань. – 1981. – 27 февр.
Авдеев А. С чего начинается творчество // Сов. Татария. – 1981. – 28 февр.
Сидоров С. И так же падал снег // Комсомолец Татарии. – 1981. – 1 марта.
Лавришко В. Времен связующая нить // Веч. Казань. – 1981. – 24 нояб. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»