поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НУРМӨХӘММӘТОВ ТАҺИР

(1930–1999)

Таһир Мирзагалләм улы Нурмөхәммәтов 1930 елның 14 апрелендә Казакъстанның Иртеш елгасы буендагы Семипалатинск шәһәрендә, 1921 елгы ачлык вакытында Казан арты төбәгеннән күчеп килгән авыл тегүчесе гаиләсендә туа. Утызынчы еллар башында, тормыш хәлләре бераз рәтләнә төшкәч, Таһирның әти-әниләре яңадан туган якларына кайталар һәм Казан шәһәрендә төпләнеп яши башлыйлар. Шунда Таһир 12 нче номерлы ир балалар мәктәбендә укып урта белем ала, 1949–1953 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшли башлый. 1966–1990 елларда ул нәшриятның яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә өлкән мөхәррир һәм бүлек мөдире, 1991–1999 елларда исә, вафатына чаклы, «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

Т.Нурмөхәммәтов – язучылык сәләтен әдәби тәрҗемә жанрына багышлаган автор. Аның беренче тәрҗемә китабы – рус әдәбияты классигы А.Купринның балалар өчен язган хикәяләрен үз эченә алган «Сыерчык» («Скворцы») исемле җыентык – 1955 елда дөнья күрә. Шуннан бирле ул үзен башка тугандаш халыклар әдәбиятларыннан, чит ил язучылары әдәби мирасыннан ике дистәгә якын әсәрне татарча яңгыраткан тәҗрибәле, профессиональ тәрҗемә остасы итеп таныта. Аның тарафыннан тәрҗемә ителгән рус язучысы А.Рыбаковның «Хәнҗәр», «Бакыр кош» («Кортик», «Бронзовая птица») повестьлары (1961), Ю.Томинның «Алмаз сукмаклар» («Алмазные тропы») исемле хикәяләр җыентыгы (1965), гарәп язучысы Сәхип Җамалның «Кара чәчәкләр» (1967), төрек язучысы Ришад Нури Гюнтекинның «Чалы кошы» (1970) романнары, Р.Фраерманның «Кыргый эт, яки Беренче мәхәббәт турында хикәят» («Дикая собака Динго, или Повесть о первой любви»), Г.Троепольскийның «Акбай Караколак» («Белый Бим Черное Ухо») исемле повестьлары (1964, 1973), К.Паустовскийның повесть һәм хикәяләре (1977), Э.Сетон-Томпсонның «Хайваннар турында хикәяләр»е (1978) татар укучыларының, бигрәк тә яшүсмерләрнең һәм балаларның яратып укый торган китапларына әвереләләр.

Т.Нурмөхәммәтовның тәрҗемәче буларак осталыгы аеруча табигатькә, кош-корт, хайван-җәнлекләр дөньясына бәйле һәм лирик эчтәлекле әсәрләрне тәрҗемә итүдә ныграк чагыла. Аның бу төр әдәбияттан тәрҗемәләре тигез-ипле яңгырыйлар, оригиналның эчке рухына тәңгәл киләләр.

Узган гасырның сиксәненче елларыннан башлап Т.Нурмөхәммәтов заман әдәбияты яңалыкларын, тормышның яңа үзенчәлекләрен чагылдырган әсәрләрне тәрҗемә итү юнәлешендә актив эшли. Аны бигрәк тә рус прозасының күренекле вәкиле В.Астафьев иҗаты кызыксындыра. Ул бу язучының дүрт әсәрен – «Бәхилләшү» («Последний поклон»), «Талау» («Кража»), «Сүнмәс йолдызлар» («Звездопад») һәм «Патша-балык» («Царь-рыба») повестьларын тәрҗемә итеп, татар укучылары хөкеменә тапшыра.

Т.Нурмөхәммәтов тәрҗемә әдәбияты проблемаларына багышланган мәкаләләр, рецензияләр авторы буларак та билгеле. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлеге каршындагы тәрҗемәчеләр секциясе эшендә актив катнаша, 1974–1979 елларда бу секциягә җитәкчелек итә.

Т.Нурмөхәммәтов Татарстан китап нәшриятында утыз биш елдан артык мөхәррир булып эшли. Бу вакыт эчендә ул йөзләрчә әдәби әсәрләргә фатиха бирә, күп язучыларның ярдәмчесе була. Бу эшчәнлеге белән дә ул татар әдәбиятының үсешенә, аны пропагандалауга үзеннән зур өлеш кертә. Матбугат өлкәсендәге күпьеллык хезмәтләре өчен 1980 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 1999 елның 25 сентябрендә Казанда вафат була, Буа районының Норлат авылы зиратында җирләнә.

Т.Нурмөхәммәтов – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ

Рыбаков А. Хәнҗәр. Бакыр кош: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 520 б. – 10000 д. («Кортик», «Бронзовая птица»)
Җамал С. Кара чәчәкләр: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 255 б. – 15000 д. («Черные розы»)
Гюнтекин Р. Чалы кошы: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 403 б. – 15000 д. («Птичка певчая»)
Рыбаков А. Хәнҗәр: повесть. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 254 б. – 13000 д. («Кортик»)
Фраерман Р. Кыргый эт, яки Беренче мәхәббәт турында хикәят. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 178 б. – 13000 д. («Дикая собака Динго, или Повесть о первой любви»)
Троепольский Г. Акбай Караколак: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 224 б. – 10000 д. («Белый Бим Черное Ухо»)
Паустовский К. Урман турында хикәят: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 244 б. – 10000 д. («Повесть о лесах»)
Сетон-Томпсон Э. Хайваннар турында хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 224 б. – 25000 д. («Рассказы о животных»)
Астафьев В. Бәхилләшү: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 349 б. – 15000 д. («Последний поклон»)
Астафьев В. Талау. Сүнмәс йолдызлар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 352 б. – 15000 д. («Кража». «Звездопад»)
Астафьев В. Патша-балык: хикәяләрдән торган роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 479 б. – 15000 д. («Царь-рыба»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ахунҗанов Г. Үз теле, үз өлкәсе // Казан утлары. – 1971. – № 11. – 170–174 б.
Хәким С. Андый кешенең урыны җәннәттә була // Шәһри Казан. – 1999. – 1 окт.
Фәйзрахманов Ә. Дускай // Шәһри Казан. – 2000. – 14 апр.
Садә Г. Хөрмәт җыела бөртекләп // Шәһри Казан. – 2000. – 19 май.
Бәшәр Р. Якты кешене сагыну // Шәһри Казан. – 2001. – 21 сент.
Хәмидуллин Л. Күпләрнең остазы булды // Л.Хәмидуллин. Ак төннәр хәтере. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 162–166 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»