поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

НИЗАМИЕВ РАШАТ

Рашат Мияссәр улы Низамиев 1950 елның 1 мартында Татарстанның Саба районы Олы Мишә авылында туган. Туган авылындагы башлангыч, Олы Саурыштагы сигезьеллык һәм Икшермә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1967—1972 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында укый, аннары ике ел Татарстанның Биектау районы Зур Битаман урта мәктәбендә балалар укыта. 1974—1976 елларда Казанның В. И. Ленин исемендәге производство берләшмәсендә чыга торган күп тиражлы «Ленинчы» газетасында хәбәрче, ә 1976 елдан 1981 елга кадәр республика комсомол органы «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә штаттагы хәбәрче, агитация-пропаганда бүлеге мөдире һәм җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1981—1983 елларда балалар журналы «Ялкын» редакциясендә җаваплы секретарь, ә 1983 елның җәеннән «Казан утлары» журналында проза бүлеге редакторы булып эшли. 1979 елның мартыннан КПСС члены.

Р. Низамиевның беренче шигыре бишенче класста укыганда «Ялкын» журналында басылып чыга. Соңга таба күп кенә шигырьләре, әдәби парталары, мәкаләләре район газетасында, республика көндәлек матбугатында дөнья күрә, ул берничә тапкыр «Ялкын» журналы оештырган «Чаткы конкурсы»нда җиңүче итеп таныла.

1980 һәм 1983 елларда Татарстан китап нәшриятында әдипнең «Йолдыз яңгыры» һәм «Кызыл җәй» исемле шигырь җыентыклары, ә 1985 елда «Казан утлары» журналында (2 нче сан) «Урман эчләрендә урман» исемле повесте басылып чыкты.

Р. Низамиев—1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Йолдыз яңгыры: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—160 б. 2500. («Яшь шагыйрьнең беренче китабы» сериясендә). Рец.: Вәлиев Мансур. Үз йөрәгеңә юл.—Соц. Татарстан, 1980, 21 сент.; Габи ди Ә. Күңелдәге йолдыз яңгыры.— Татарстан яшьләре, 1980, 25 окт.; Зөлкарнәев Ф.— Казан утлары, 1981, № 2
163 б. Кызыл җәй: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1983.—48 б. 10000. Рец.: М о р а т о в Г. Кызыл җәй — мәхәббәт фасылы.— Татарстан яшьләре, 1983, 25 авг.; Хуҗин М. Ак түбәләр.— Ялкын, 1983, № 11. 26 б.

Аның турында

Галиев Ш. Рашат Низамиев: [Безнең сафка].— Казан утлары, 1982. .№ 11, 188—189 б.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»