поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НИГЪМӘТУЛЛИН ЭНГЕЛЬ

(1930–2001)

Энгель Галимҗан улы Нигъмәтуллин 1930 елның 6 ноябрендә Казан шәһәрендә күренекле татар тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме, профессор Галимҗан Нигъмәти гаиләсендә туа. 1948 елда 19 нчы номерлы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары озак еллар Алтай крае, Новосибирск, Казан мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1972 елда «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклап, конкурс белән Казан дәүләт университетының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасына ассистент итеп билгеләнә. 1977 елдан шул ук кафедрада доцент итеп раслана.

Э.Нигъмәтуллинның төп иҗат жанры – әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме. Октябрьгә кадәрге һәм Октябрьдән соңгы татар әдәбиятында милли һәм интернациональ багланышларның конкрет чагылышларын, аерым алганда, Руссо, Гете, Шекспир кебек Көнбатыш әдәбияты даһиларының әдәби-эстетик карашлары татар язучыларына (Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан һ.б.) ни рәвешле тәэсир итүен җентекле өйрәнеп, ул татар әдәбият белемендә моңарчы кузгатылмаган кызыклы мәсьәләләрне күтәреп чыга.

Э.Нигъмәтуллин зур эрудицияле, югары культуралы, күп телләр белүче (1978 елда ул читтән торып укып М.Торез исемендәге Мәскәү чит телләр институтын тәмамлый) әдәбият галиме булу өстенә агымдагы әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә актив эшли. Аның «Казан утлары», «Мирас» һ.б. матбугат органнарында басылып чыккан уннарча тәнкыйть мәкаләләре, тарихи күзәтүләре теоретик яктан дәлилле һәм проблематик, полемик характерда булулары белән җәлеп итәләр.

Ул 2001 елның 16 июлендә Казанда вафат була.

Э.Нигъмәтуллин – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Раздвигая века и границы: к вопросу о связях татарской литературы первой трети XX века с литературой Западной Европы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 136 с. – 1500 экз.
Диалог литератур. – Казань: Уни-Пресс, 2002. – 175 с. – 200 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәли-Барҗылы М. Зурлык // Казан утлары. – 2000. – № 11. – 179–180 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»