Тулы исеме: Ильмира Рафаил кызы Нәгыймова.
Туган көне: 1992 елның 6 марты.
Туган җире: Менделеевск районының Ижовка бистәсе.
Татар эстрадасында кемнәр генә юк хәзер. Тамашачының сайлау мөмкинлеге чыннан да зур. Күп кенә яшь җырчыларның сәхнәдә тоткан үз урыны, тамашачысы бар. Менделеевск якларында туып үскән, “Ярат димим”, “Мәхәббәткә таян”, “Гомер үтеп бара” җырлары белән популярлык казанган Ильмира Нәгыймованыкы да шулай.
Ильмираның кечкенәдән Казанда яшисе килгән. Башкалага гашыйк булуы зур шәһәргә китергән дә инде. Быел Казан музыка көллиятен тәмамлады. Үзенә популярлык китергән дип “Буламы соң?” җырын атый.
– Баштарак әлеге җырны болай уңышлы булыр дип уйламаган да идем. Эстрадада көндәшлек көчле. Әмма минем өстенлегем шунда – мин җырның көйләрен дә, сүзләрен дә үзем иҗат итәм, – дип, Ильмира әлеге иҗатка ничек кереп китүен сөйләде. – Гаиләбезгә зур кайгы килде. Бертуган апам Лилия фаҗигале төстә вафат булды. Кечкенә баласы ятим булып калды. Шушы хәсрәт миңа этәргеч бирде. Шуннан соң үзеннән-үзе күңелдә көйләр туа башлады, шигырь юллары иҗат ителде. Күбрәк моңсу җырлар иҗат итәм. Тамашачымның күбесе – урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр. Яшьләр белән Интернет челтәрендә аралашам. Шунысы кызык: минем исемем белән утыручылар шактый икән. Хәтта кайберләре: “Син бит Ильмира Нәгыймова түгел”, – дип үземә язып җибәрәләр. Мин булып очрашуга баручылар да юк түгел икән, – ди ул.
Җырлап кына акча эшләп булмый, дигән сүзне артистлар авызыннан еш ишетергә туры килә. Әле генә таныла башлаган җырчыларга кыенрак икән шул. Бу хакта Ильмира: “Буш вакытларымда банкетларда җырларга туры килә. Шунда нинди генә ир-атлар бәйләнми. Ә мин саф мәхәббәткә ышанам, хисләр белән яшим. Бай абзыйлар барысына да әзер – алар ни генә вәгъдә итмиләр. Менә шушы хәлләрдән тәмам туйдым. Шуңа күрә янымда яраткан кешем, гаиләм булуны телим”, – ди.
Ильмира озакламый гаилә корырга җыена. Төркемдәше Русланны бер күрүдә ошата ул. Ике гашыйк өйләнешү өчен 12.10.2012 датасын сайлап куйганнар. Ильмира үзе моны очраклы хәл диеп аңлата. “Ике яктан да әти-әниләр ял иткән көн, безнең дә буш вакыт була”, – ди ул. Җырчы никахының тыныч кына, туган йортында узуын тели. “Минем өчен иң беренче урында гаиләм булачак”, – ди.
ГӨЛГЕНӘ ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан".