Мин – Гөлфиназ Раил кызы Нәбиуллина. Буш вакытымда китаплар укырга яратам. Аеруча Гаяз Исхакый, Зифа Кадыйрова әсәрләрен бер сулыштан укып чыгам. Шулай ук төрле илләрнең гореф-гадәтләре белән дә кызыксынам. Журналистикада миңа бигрәк тә кешеләр белән аралашу ошый. Барлык яңалыкларны белеп тору, аларны халыкка җиткерү, эшең өчен җаваплылык тою, төрле шәхесләр белән әңгәмә кору – боларның барысы да мине үзенә җәлеп итте. Мин яхшы журналист булырга хыялланам.
Якташым, шагыйрь Нияз Акмалның түбәндәге шигъри юллары бар:
Бу якларга килеп бер кычкырсаң,
Тавышларың китәр таудан тауга.
Үзәннәргә төшә барган саен,
Күчә барыр тавышың пышылдауга...
Үзәкләрне өзеп, әледән-әле искә төшкән Нияз абый, мөгаен, бу юлларны үзебезнең Кала тауны сагынып, аннан илһам алып язгандыр.
Безнең Каташ Каран авылы тирәсендә урманнар юк . Авылыбыз тау итәгенә урнашкан. Шул тауларны күргәч, нигәдер, аларга менеп, бер кычкырасы, күңелдә җыелган барлык уй-хисләрне тышка чыгарасы килә. Таулы-болынлы, тәмле суы белән макталган бу авылда, барыбыз да белгәнчә, талантлы шагыйрь Нияз Акмал туып үскән. Аның туганнары Нәсим, Наиф абыйлар да әдәбият – сәнгать дөньясында – үз кешеләр, туган халкыбызга каләм, ялкынлы матбугат сүзе аша хезмәт итәләр. Минем укып белүемчә, шагыйрь Гали Чокрый да безнең авылда беркадәр яшәп, иҗат иткән. Үз сүзләрен башкаларның йөрәк түрләренә җиткереп әйтергә, табигать мизгелләрен, авылның кабатланмас тормышын югары әдәби образларга оста итеп төрергә аларга әллә таулар да этәргеч бирдеме икән?
Каташ Каран – минем әнкәм туган авыл. Ул миңа шуның өчен дә бик якын. Анда һәрвакыт ашкынып кайтам, әби-бабам, туганнарым белән сагынышып күрешәм. Бергәләшеп, чәйләр эчкәч, урамга, болыннарга чыгып китәбез. Бакчаларда пешкән кура җиләкләре, алма, карлыганнар тәнгә шифа бирергә ашкынып торалар. Болын тулы – дару үләннәре, искиткеч матур чәчәкләр – барысы да күңелгә илһам өстиләр. Җаныма якын икенче авыл – ул Яңа Бүләк. Сарман ягыннан килгәндә, олы юлдан тар гына асфальт юлга керә башлау белән, үзеңне үзгә бер мохитка эләккән кебек хис итәсең. Башта сине киң басулар каршы алса, тора-бара, ерактан, хуш киләсең, рәхим ит, дигән шикелле, синең яныңа урманнар тезелеп чыга. Алар сине болын-аланнардан тагын да серлерәк булган үз дөньяларына алып кереп китәләр. Биредә син үзеңне ныклы имәннәр, төз наратлар ышыгында ышанычлы хис итәсең, сулышың иркенәя, матурлыктан күзләрең камаша. Татар халкының күренекле җырчысы Илһам Шакировның туган җире – Яңа Бүләк бу. Илһам абыйның җырга сәләте дә шул урманнар белән бәйледер, мөгаен. Авылда җырга-моңга сәләтле башка кешеләр дә шактый күп. Бу тирәдәге бүтән авылларның исемнәре дә җырлап тора: Байбүләк, Октябрь Бүләк, Ирек-Таң, Салих-Тукай... Әйе, безнең як табигате сокланып туя алмаслык. Шуңа күрә дә, алда әйтеп киткәнемчә, безнең төбәктә танылган язучылар һәм шәхесләр күп. Чөнки табигать кешенең тормышына һәм иҗатына да тәэсир итә, диләр бит. Әтиемнең туган ягы Яңа Бүләк тә, әниемнең авылы Каташ-Каран да миңа якын, бик кадерле. Сәләтлеләр исемлегенә әле бик кермәсәм дә, шушы җырлы төбәк баласы - мин дә сәнгатькә, әдәбиятка гашыйк кеше. Авылдашларым Илһам Шакиров, нәселдәшләрем Нияз, Нәсим, Наиф Акмаллар иҗатына сокланып яшим, алар белән чын күңелдән горурланам. Быел урта мәктәпне тәмамладым. Балачактан күңелемдә йөрткән бер хыялым бар – ул киләчәктә журналист булу. Туган як табигатен, аның талантлы, хезмәт сөючән кешеләре тормышын вакытлы матбугатта сурәтлисем – каләм иясе буласым килә. Хыялым тормышка ашар, дип уйлыйм. Чөнки миңа илһам-дәрт өстәп торучы туган ягым, җаныма якын туганнарым, дусларым бар. Әткәм-әнкәмә яшәргә көч, илһам биргән газиз җирләр, серле чишмәләр, таулар, үзәннәр миңа да якын, миңа да кадерле:
Үзәннәрнең үзенең сере аның,
Тауларның да үзенең
яңгырашы.
Күтәрелсәң тауга, сине
дәшеп,
Үзәннәрдә калсын юлның
башы.
Минем дә бу кабатланмас, гүзәл тормышка юлымның башы сездә кала, Каташ Каран, Яңа Бүләк...