поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МӨҖӘЙ ХӘЙРЕТДИН

(1901–1944)

Шагыйрь һәм прозаик Хәйретдин Мөҗәй (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов) 1901 елның 26 мартында хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төрекмән (1946 елдан Октябрьский шәһәре составына керә) авылында крәстиян гаиләсендә туа.

Унсигез яшендә Х.Мөҗәйне Кызыл Армиягә алалар, һәм шул вакыттан соң аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза. Ул озак еллар чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Урта Азиядә басмачыларга, крәстиян фетнәләренә каршы көрәшә, 1938 елда Хасан күле янында япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бер үк вакытта Х.Мөҗәй әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба: егерменче еллар ахырыннан башлап газета-журнал битләрендә аның хәрби тормышка, чик сакчыларының көндәлек хезмәтенә багышланган һәм аларның уй-фикерләрен чагылдырган шигырьләре, очерклары һәм хикәяләре еш басыла. 1932 елны Казанда «Мылтыклылар» исеме белән шигырь, хикәя һәм очерклары тупланган аерым җыентыгы дөнья күрә.

Х.Мөҗәй Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, гвардияче полк командиры буларак, үзенә йөкләнгән сугышчан бурычларны үтәүдә, гитлерчыларның сугыш башында өстенлек иткән гаскәри көчләренә каршы оборона һәм һөҗүм операцияләрен башкаруда күп тапкырлар кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ләкин 1942 елның җәендә, Харьков юнәлешендә һөҗүм хәрәкәтләре барышында Х.Мөҗәй командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм айдан артык сузылган авыр бәрелешләрдән соң, полктан исән калган авыр яралылар, шул җөмләдән полковник Х.Мөҗәй, фашистлар кулына әсир төшә.

Х.Мөҗәйне башка әсирләр белән бергә Германиягә озаталар. Ул әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән интернациональ антифашистик яшерен оешма җитәкчеләреннән берсе буларак, әсирләр, Германиягә көчләп куып китерелгән совет гражданнары һәм немец эшчеләре арасында фашизмга каршы пропаганда җәелдерү, листовкалар, прокламацияләр төзү һәм тарату буенча актив эш алып бара. Яшерен оешма, пропаганда һәм соботажлар белән генә чикләнмичә, баш күтәрү өчен әсирләрне коралландыру чарасына да керешә. Ләкин 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена яба һәм, озак газаплаулардан соң, үлем җәзасына хөкем итеп, 1944 елның 4 сентябрендә үлем карарын гамәлгә ашыра. Фашист палачлары ул көнне җәзалап үтергән туксан ике Дахау тоткыны арасында шагыйрь һәм язучы, совет офицеры – полковник Хәйретдин Мөҗәй дә була.

Х.Мөҗәйнең Ватан сугышы чоры әдәби мирасыннан «Сугыш көндәлеге» исемле язмалары сакланып кала. Бу язмалардан фронт балаларында автор кичергән сугыш күренешләре, совет солдаты һәм командирларының дошманга булган нәфрәте, фашизмны җиңүгә ышанычы документаль төгәллек, кырыс реализм белән сурәтләнә. Язмалар, татарча һәм рус теленә тәрҗемә ителеп, 1968, 1978 елларда аерым китаплар булып басылып чыга.

Х.Мөҗәйнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр татар телендә – «Алар сафта» (1961) һәм русча тәрҗемәдә «Три поэта-воина» (1979) исемле күмәк җыентыкларда урнаштырыла.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мылтыклылар: шигырьләр, хикәяләр, очерклар. – Казан: Татиздат, 1932. – 56 б. – 7000 д.
Сугыш язмалары: көндәлекләр, очерклар, хикәяләр, шигырьләр / төз. һәм кереш сүз авт. С.Шакир. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 334 б. – 13000 д.
Сугыш язмалары: көндәлекләр, очерклар, хикәяләр, шигырьләр. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 303 б. – 5000 д.

* * *
Летопись войны: дневник / сост. С.Шакир; пер. с татар. А.Бадюгиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 176 с. – 50000 экз.
Три поэта-воина (А.Алиш, Х.Музай, Р.Саттар): стихи / сост. Р.Мустафин; пер. с татар. Р.Бухараева, Н.Гребнева, М.Скороходова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 80 с. – 70000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шакир С. Үлемнән көчлерәк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 112 б.
Шакир С. Самсон кем ул? // Соц. Татарстан. – 1976. – 26 сент.
Юзеев И. Йөрәгендә – җыр, кулында – мылтык // Татарстан яшьләре. – 1981. – 26 март.
Юзеев И. Язылмаган поэма // И.Юзеев. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 129–134 б.
Юзеев И. Йөрәгендә – җыр, кулында – мылтык // Сабантуй. – 1996. – 23 март.
Талипова Э. Штыкны каләм итеп // Мәгариф. – 2001. – № 3. – 14–17 б.
Гарипов М. Мөҗәй батыр // Казан утлары. – 2007. – № 5. – 126–129 б.
* * *
Шакир С. Үлемсезлек: Х.Мөҗәй турында: документаль повесть. – Өфө: Китап, 1981. – 112 б. – 6000 д. (Башкорт телендә.)

* * *
Мөҗәй Хәйретдинов / төз. С.Шакир. Алар сафта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 118–119 б.
* * *
Бикташев В. Мы старше своей смерти. Записки узника Дахау. – Уфа: Башкнигоиздат, 1978. – 464 с.
 Шакир С. Бессмертие: документальная повесть. – Уфа: Башкнигоиздат, 1981. – 112  c.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»