поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МУСИН ЧЫҢГЫЗ

Чыңгыз Мулламөхәммәт улы Мусин 1934 елның 16 июлендә Татарстанның Әгерҗе районы Тирсә авылында туа. Балачагы Мордва дигән татар авылында уза, шул авылның башлангыч һәм Тирсә авылы мәктәпләрендә укып җиде сыйныф белем алгач, ул Тирсә МТСына йөк төяүче, шофер ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Шул вакыттан алып аның бөтен хезмәт юлы автомобиль транспорты белән бәйле: 1952 елда үзлегеннән әзерләнеп шоферлык таныклыгы алгач, ул Тирсә МТСында, аннары шул җирлектә барлыкка килгән РТС һәм «Сельхозтехника» оешмаларында шофер, автослесарь, токарь, автомеханик, инженер, автоколонна башлыгы вазифаларын башкара. Аның шигырьләрендә үзе күргән-татыган, башыннан кичергән тормыш чынбарлыгы, туган як кешеләренең күңел күзе аша уздырып гәүдәләндергән самими образлары, уй-хисләре, өмет-хыяллары, авыл тормышының мең төрле эш-мәшәкатьләре эчендә дә үзенә яшәү яме таба белгән шагыйранә күңеленең туган төбәккә, аның табигатенә, халкына булган чиксез мәхәббәте чагыла.

Бу елларда Чыңгыз Мусин район газетасының да иң актив хәбәрчеләреннән берсе була, дистәләрчә еллар буе газета битләрендә үзенең мәкаләләрен, төбәк тормышына кагылышлы хәбәрләрен бастыра. Инде лаеклы ялга чыккач та, ул Ижау каласында нәшер ителә торган «Яңарыш» газетасының Әгерҗе районы буенча махсус хәбәрчесе сыйфатында үзенең һөнәри журналистлык эшен дәвам иттерә.

Чыңгыз Мусин – дүрт шигъри җыентык авторы. Аларның берсе («Язмышым үзәннәрендә») хосусый тәртиптә туган төбәк матбагасында басылып чыга, икенче, өченче һәм дүртенчесе («Тамырлар», «Кадер кичендә» һәм «Баганалы юллар») Казан матбагаларында дөнья күрә.

Ч.Мусин – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Язмышым үзәннәрендә: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Мингалим. – Әгерҗе, 1989. – 64 б. – 1000 д.
Тамырлар: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 111 б. – 2000 д.
Кадер кичендә: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Гаташ. – Казан: РИЦ Школа, 1999. – 96 б. – 300 д.
Баганалы юллар: шигырьләр / кереш сүз авт. Ф.Галимуллин. – Казан: Матбугат йорты, 2003. – 159 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гаташ Р. Дөнья безне моңга ураган... // Казан утлары. – 2004. – № 7. – 185 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»