|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.МУШИНСКИЙ ӘХӘТПрозаик Әхәт Хәй улы Мушинский 1951 елның 27 маенда Казан шәһәрендә туган. Әти-әнисе икесе дә актерлар. Сигез класс тәмамлагач, Әхәт укуын Казан энергетика техникумында дәвам иттерә (1966—1970), аннары армиягә алынып, 1972 елның июненә кадәр чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, шул чорда актив рәвештә «Советский пограничник» газетасына языша. Армиядән кайтып, берникадәр вакыт «Органик синтез» заводында техник-электрик булып эшләгәннән соң, ул журналистлык пәм комсомол эшенә күчә: завод газетасында хәбәрче, комсомол комитеты секретаре урынбасары, ә 1976— 1982 елларда «Комсомолец Татарии» газетасы редакиясендә әдәби хезмәткәр һәм жаваплы секретарь вазифаларын башкара. |
Иң күп укылган
|