поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МУЛЛА ГАЛИ САФУАН

(1927–2008)

Шагыйрь Сафуан Галәветдин улы Мулла Гали (Муллагалиев) 1927 елның 12 сентябрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Чаганлы авылында игенче гаиләсендә туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1944 елның азагында аны армиягә алалар һәм Уральск (Җаек) шәһәренә авиация мәктәбенә укырга җибәрәләр. Әмма аңа анда озак булырга туры килми: аякларына бик нык салкын тидереп, елга якын Уфа һәм Мәскәү госпитальләрендә дәваланып ятканнан соң, 1945 елның ахырларында ул туган авылына әйләнеп кайта. 1947 елда, кайда булса да укуын дәвам иттерү нияте белән, Сафуан Урта Азия якларына чыгып китә. Уку урынына мөһаҗир егет тамак ялы өчен эшкә урнашырга мәҗбүр була. Ул Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендә төзелештә эшли башлый, соңга таба бизәүче-рәссам һөнәрен үзләштереп, җәмәгать биналарының түшәм-диварларын бизәүче төзелеш остасы булып таныла.

1979 елда ул Казанга килә, язучылар белән таныша, алардан теләктәш фикерләр, киңәшләр ишетә. Шигырьләре бер-бер артлы көндәлек матбугат битләрендә күренә башлый. С.Хәким аңа Казанга күчеп кайтырга киңәш итә. Һәм өч елдан, 1982 елның көзендә, Сафуан Мулла Гали бөтенләйгә Казанга кайтып төпләнә. 1986 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Сәлам бирәм» исеме белән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Кыска лирик шигырьләрдән тыш шагыйрь катлаулы сюжетка корылган эпик жанрларда да каләм көчен сынап карый. Аның төрле тарихи сәбәпләр, аннан да бигрәк Мәскәүнең махсус уйланылган яшерен сәясәте аркасында татар халкының берөзлексез таркала баруы, татар кешеләренең элек-электән туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр ителүе темасын үз биографиясе, үз кичерешләре җирлегендә тасвирлаган «Биздерсәләр туган җиреңнән» исемле өч кисәкле шигъри повесте – шул юлда ирешелгән иҗади уңышларының берседер.

Ул 2008 елда вафат була.

С.Мулла Гали – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәлам бирәм: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1986. – 64 б. – 1100 д.
Көзге балкыш: шигырьләр / кереш сүз авт. М.Әгъләмов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 96 б. – 3000 д.
Мәңгелек йөрәк: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 79 б. – 10000 д.
Биздерсәләр туган җиреңнән: шигъри повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 144 б. – 3300 д.
Йөрәктәге төеннәр: шигырьләр, шигъри повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 160 б. – 3000 д.
Ераклардан киләм...: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 208 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәлиев М. Сагыш дәрьялары аша // Ватаным Татарстан. – 1993. – 21 июль.
Үзбәкова М. Төньякта татар шигыре // Ватаным Татарстан. – 1994. – 22 июль.
Вәлиев М. Шагыйрь Сафуан Мулла Гали // Шәһри Казан. – 1995. – 1 дек.
Зәйдулла Р. Йөрәк кадәр яктылык // Шәһри Казан. – 2001. – 2 нояб.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»