|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. МОТАЛЛАПОВ ӘМИРҖАНЯзучы-прозаик һәм журналист Әмирҗан Закирҗан улы Моталлапов 1934 елның 23 июнендә Татарстанның Актаныш районы Мерәс авылында крәстиян гаиләсендә туа. Сугышның беренче елында ук әтисе Закирҗан фронтта хәбәрсез югалып, ятим калган өч бала әниләре Һаҗәр тәрбиясендә үсә. Арада иң өлкәне буларак, Әмирҗан тугыз яшеннән колхоз эшенә катнаша башлый. Туган авылында – башлангыч, күрше Теләкәй авылы мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң ул бер ел колхозда эшләвен дәвам иттерә. 1950–1953 елларда Актаныш урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт шул ук районның Чат җидееллык мәктәбендә физкультура, сызым һәм физика укытучысы булып эшли. 1954–1957 елларда Ленинград хәрби округының хәрби авиация частьларында гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, Ә.Моталлаповның бөтен хезмәт юлы, ике ел чамасы (1962–1964) район башкарма комитетының финанс бүлегендә участок инспекторы булып эшләвен исәпләмәгәндә, тулаемы белән журналистикага бәйле. 1989 елга кадәр ул Актаныш район газетасы редакциясендә әүвәл бүлек мөдире, аннары җаваплы секретарь һәм баш редактор урынбасары булып эшли. Хезмәт юлының соңгы дүрт елын ул Актаныш район матбагасы директоры вазифасында тәмамлый. |
Иң күп укылган
|