поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МОСТАФИН РАФАЭЛЬ

Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист Рафаэль Әхмәт улы Мостафин 1931 елның 14 маенда Татарстанның Баулы шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Урта мәктәптән соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала (1949–1954), аннары берничә ел дәвамында Баулы урта мәктәбендә – укытучы, комсомолның Баулы район комитетында – секретарь, Воткинск (Удмуртия) шәһәр-район газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1957–1960 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә чыга торган «Литература и жизнь» газетасының Идел буе төбәкләрендәге махсус хәбәрчесе һәм 1961 елның ахырыннан 1963 елның мартына кадәр Казан телестудиясендә әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррире хезмәтендә була. 1963–1968 елларда Р.Мостафин әүвәл Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре, аннары өч ел чамасы «Казан утлары» журналының һәм 1991–1997 елларда иҗтимагый-сәяси һәм гыйльми басма «Татарстан» журналының баш мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта, 1959 еллардан башлап, Казан дәүләт университетының әдәбият һәм журналистика кафедраларында укытучылык вазифаларын башкара.

Бүгенге көндә «Татарстан» журналының сәясәт бүлегендә мөдирлек итә. 1971 елда «Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

Р.Мостафинның олы әдәбият мәйданына аяк басуы узган гасырның илленче еллары ахыры һәм алтмышынчы еллар башына туры килә. Шул чорда республика һәм үзәк көндәлек матбугатында Р.Мостафин имзасы белән әдәби хәрәкәтнең төрле мәсьәләләренә багышланган күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре дөнья күрә. Заман һәм аның татар әдәбиятында чагылышы, гомумәдәбият үсешендәге тенденцияләр, жанр яңалыклары, миллилек һәм интернациональлек мәсьәләләре, милли әдәбиятларның үзара йогынтысы һәм бер-берсен баетулары, бу юлда әдәби тәрҗемә әсәрләренең роле һәм урыны, яшьләр иҗаты – Р.Мостафинның башлангыч тәнкыйди эшчәнлегендә төп тикшерү объекты булып әнә шул темалар тора. Соңга таба тикшерү офыкларын тагы да киңәйтә һәм тирәнәйтә барып, тәнкыйтьче татар язучыларының иҗат эволюцияләрен эзлекле рәвештә анализлаган хезмәтләрен – аерым язучыларга багышланган зур-зур мәкаләләрен һәм монографияләрен яза. Х.Туфан, Ә.Еники, Г.Әпсәләмов, Ф.Хөсни, М.Әмир, М.Юныс, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, И.Юзеев турындагы иҗат портретлары, С.Хәким турындагы монография – әнә шундыйлардан. Әдипнең тәнкыйть мәкаләләре һәм монографик хезмәтләре күтәргән мәсьәләләрнең актуальлеге, конкретлыгы, полемик характерда булуы белән җәлеп итә. Һәр әдәби күренешне, әдәби әсәрне анализлаганда, ул аларга күпмилләтле гомумәдәбият казанышлары югарылыгыннан торып бәя бирергә тырыша. Шуңа күрә аның язганнарын заманында Мәскәүдә һәм республикаларда чыккан газеталар һәм калын-калын журналлар да бик теләп баса.

Агымдагы әдәби хәрәкәткә караган әдәби тәнкыйть эшчәнлеге белән бергә Р.Мостафин күп еллардан бирле каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча тарихи-гыйльми тикшеренүләр алып бара. 1965 елда аның М.Җәлилгә багышланган беренче әсәре – «Поиск продолжается» дигән китабы басылып чыга (Г.Кашшаф белән бергә язылган). Аннары бер-бер артлы татар һәм рус телләрендә «Батырлык поэзиясе» («Поэзия мужества», Мәскәү, 1966), «Муса Җәлил эзләре буйлап» (Казан, 1968) китаплары һәм күпсанлы мәкаләләре дөнья күрә. Ләкин әдәбиятчы галим, ирешелгән белән генә канәгатьләнмичә, эзләнүләрен дәвам иттерә: архив киштәләрендә казына, төрле илләрдә яшәүче күп кенә кешеләр белән бәйләнешкә керә, Германиядә иҗат командировкаларында булып кайта. М.Җәлил эзләреннән Волхов сазлыклары аша җәяүләп уза һәм нәтиҗәдә Җәлилгә, җәлилчеләргә кагылышлы күп яңа фактларны ачыклый. Әнә шул материаллар нигезендә язучының татар һәм рус телләрендә «Каһарман шагыйрь эзләре буйлап» («По следам поэта-героя», Мәскәү, 1971), «Өзелгән җыр эзеннән» (Казан, 1982), «Муса Җәлил» («Муса Джалиль», Казан, 1986), «Җыр булып узган гомер» («Жизнь как песня», Мәскәү, 1987), «Җәлилчеләр» (Казан, 1988) кебек монографик китаплары һәм М.Җәлил турында балаларга атап язган «Кечкенә Муса турында хикәяләр» (Казан, 1976), «Кызыл ромашка» («Красная ромашка», Мәскәү, 1981) дигән җыентыклары басылып чыга. Р.Мостафинның Муса Җәлил турындагы китаплары молдаван, казакъ, әзәрбайҗан, украин, башкорт, немец һ.б. телләргә тәрҗемә ителә. Әдип-тәнкыйтьче «Диңгез көндәлеге» (1972), «Кабан күле серләре» (1989) исемле документаль повесть (бәян), автобиографик характердагы «О времени, о жизни, о себе» (2002) дигән китап авторы һәм Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев турындагы биографик-публицистик китапның соавторы буларак та укучыларга яхшы таныш.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы әдәби-гыйльми тикшеренүләре һәм ачышлары өчен Р.Мостафин 1976 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була. Ул шулай ук «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә (1981), 1985 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем, ә 2006 елда «Өзелгән җыр эзеннән» исемле китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Рафаэль Мостафин төрле елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы (1963–1973), «Казан утлары» (1965–1975) һәм «Дружба народов» (1968–1989) журналларының редколлегия әгъзасы һәм СССР Язучылар берлеге каршындагы Тәнкыйть советы әгъзасы булып тора.

Р.Мостафин – 1962 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Муса Җәлил эзләре буйлап: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 151 б. – 12000 д.
Диңгез көндәлеге: юлъязмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 176 б. – 10000 д.
Кечкенә Муса турында хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 70 б. – 9000 д.
Алга барышлый: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 144 б. – 2000 д.
Җаваплылык тойгысы: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 187 б. – 3500 д.
Өзелгән җыр эзеннән: документаль повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 464 б. – 15000 д.
Җәлилчеләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 263 б. – 15000 д.
Кабан күле серләре: тарихи-документаль очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 144 б. – 15000 д.
И Казан, серле Казан. – Казан: Мәгариф, 2004. – 143 б. – 3000 д.
* * *
Литературные портреты: статьи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1966. – 94 с. – 4000 экз.
По следам оборванной песни. – М.: Известия, 1974. – 510 с. – 220000 экз.
Полтора экватора: – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 159 с. – 50000 экз.
Сибгат Хаким: очерки о жизни и творчества. – М.: Сов. Россия, 1979. – 123 с. – 10000 экз.
Образ времени: литературно-критические статьи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – 296 с. – 4500 экз.
Муса Джалиль: жизнь и творчество. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 383 с. – 30000 экз.
Жизнь как песня: страницы жизни поэта-героя Мусы Джалиля. – М.: Дет. лит.,1987. – 240 с. – 100000 экз.
Древняя и вечно молодая: литературные портреты татарских поэтов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 240 с. – 1000 экз.
Тайны озера Кабан: историко-документальная повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993 с. – 15000 экз.
Первый Президент Татарстана Минтимер Шаймиев / соавт. А.Хасанов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1995. – 285 с. – 10000 экз.
Казань и ее слободы / соавт. Р.Бикбулатов. – Казань: Заман, 2001. –208 с. – 10000 экз.
О времени, о жизни, о себе. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 208 с. – 2000 экз.
«Санта-Барбара» по-казански. – Казань: Заман, 2004. – 192 с. – 10000 экз.
По следам оборванной песни. – Изд. перераб. и доп. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. – 399 с. – 2000 экз.
Силуэты: литературные портреты писателей Татарстана. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 352 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нигъмәтуллин Э. Әдәби тәнкыйтькә өлеш // Соц. Татарстан. – 1978. – 14 июль.
Вәлиев М. Шәхес һәм иҗат // Соц. Татарстан. – 1980. – 11 март.
Миңнуллин Ф. Тәнкыйтьче бәхете // Казан утлары. – 1981. – № 5. – 166–170 б.
Юзиев Н. Галим тагын юлга чыга // Ялкын. – 1981. – № 6. – 26–27 б.
Фәйзуллин Р. Шагыйрь турында җитди хезмәт // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 53–61 б.
Фәсхетдинова Л. Бабам васыяте кеше итте // Сабантуй. – 2001. – 12 май.
Галимуллин Ф. Тыйнак зыялылык // Мәдәни җомга. – 2001. – 18 май.
Гаффар Ә. Асыл мәсләк иясе // Шәһри Казан. – 2001. – 18 май.
Юнысова А. Юлчы // Ватаным Татарстан. – 2001. – 18 май.
Хафизова Ә. Мең яшьлек Казаныбыз серләре // Мәдәни җомга. –2005. – 22 июль.
* * *
Полевой Б. Неизгладимые следы // Правда. – 1971. – 8 дек.
Магдеев М. Слово об авторе, влюбленном в своего героя // Комсомолец Татарии. – 1976. – 30 янв.
Валеев Д. Право на имя // Веч. Казань. – 1981. – 17 мая.
Сурганов В. Верность времени // Лит. Россия. – 1983. – 29 июля.
Чегодаева С. Взгляд с вершины жизни // Казанские ведомости. – 2003. – 21 февр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»