|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. МОСТАФИН КАМИЛШагыйрь Камил Әхмәди улы Мостафин 1932 елның 26 ноябрендә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә финанс хезмәткәре гаиләсендә туа. Татарстанның Саба районы үзәгендә – башлангыч, хәзерге Арча районының Яңа Чүриле авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1951–1956 елларда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында математика белгечлеге буенча белем ала. 1956 елдан 1957 елга кадәр – Мәскәүдә, 1957 елдан Уралда яши һәм эшли. 1970 ул – Чиләбе шәһәре фәнни-тикшеренү институтында үз белгечлеге буенча өлкән гыйльми хезмәткәр. Бүгенге көндә К.Мостафин Мәскәү шәһәрендә яши, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. |
Иң күп укылган
|