поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МОСТАФИН ЭДУАРД

(1945–1997)

Эдуард Госман улы Мостафин 1945 елның 31 гыйнварында Башкортстанның Краснокама районы Кәс (Касево) авылында туып, Саузда тәрбияләнеп үсә. Яшьтән шигърияткә, гаделлеккә омтылып үскән егет урта мәктәпне тәмамлап берничә ел үткәч, Татарстанга килеп, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Ләкин анда бер-ике ел укыгач, ул тормыш мәктәбенә китәргә мәҗбүр була: Урта Азиядә, Уралда була. Игорка портында, Казанның бер кино күрсәтүче оешмасында рәссам булып эшли, төрле эшләр башкара.

Тумышы белән шагыйрь җанлы Эдуард, кая гына барса да, гомере буена яшьлек гыйшкы – шигърияткә тугрылыклы булып кала.

Шагыйрь өч шигырь җыентыгын дөньяга чыгара. Халкыбызның каһарман милли-азатлык көрәшчесе Батыршаның тормыш һәм көрәш юлы турында тирән фәлсәфи-эстетик фикерләрен чагылдырган «Батырша» поэмасын яза. Укучылары һәм каләмдәшләре арасында үзен талантлы заман шагыйре итеп таныта.

Туксанынчы еллар азагында Э.Мостафин үз фатирыннан читләштерелеп, йортсыз-җирсез кала. Төрле җирләрдә кунып йөрергә мәҗбүр була. 1997 елда көннәрдән бер көнне бөтенләй дә югала. Э.Мостафинның үлгән вакыты да, үлгән урыны да төгәл мәгълүм түгел.

Э.Мостафин – 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бишенче фасыл: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 128 б. – 4000 д.
Ут. Кәгазь. Каләм: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 79 б. – 4000 д.
Туасы көн: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 208 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Зөлкарнәев Ф. Тау артында – офыклар // Соц. Татарстан. – 1979. – 21 окт.
Арсланов Н. Яшь шагыйрьнең уңышы // Татарстан яшьләре. – 1980. – 7 июнь.
Хуҗин Р. Ялгызлыктан – халыкка, хаклыкка! // Казан утлары. – 1993. – № 1. – 178–180 б.
Яһудин Э. Эдуард Мостафин // Шәһри Казан. – 2002. – 23 авг.
Мәхмүдов Ә. Дөньяны таң ташлап китмәс... // Шәһри Казан. – 2005. – 28 гыйнв.
Зарипов Р. Изге җан, сизгер җан булсаң... // Татарстан яшьләре. – 2006. – 3 окт.
Нәҗмиев Т. Ерак буыннардан килгән серлелек // Татарстан яшьләре. – 2006. – 28 окт.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»