|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
МӨЛЕКЕВ СӨЛӘЙМАН
(1920-1941)
Сөләйман Мифтах улы Мөлекев — сугыш алды елларында әдәбият мәйданына чыгып, газета-журнал битләрендә, күмәк җыентыкларда әдәби әсәрләре белән күренә башлаган, әмма сугыш фаҗигасе аркасында үз тавышларын ныклап ишеттерә алмыйча, гомерләре иртә өзелгән яшь каләмнәрнең берсе. Ул 1920 елның 5 январенда хәзерге Татарстан АССРның Балтач районы Пыжмара авылында туып үсә. Җидееллык мәктәпне һәм Алабуга китапханә техникумындагы курсларны тәмамлаганнан соң, 1940 елга кадәр Татарстан авылларында китапханәче һәм укытучы булып эшли. 1940 елның февралендә Кызыл Армиягә хезмәткә алына һәм Бөек Ватан сугышын Көнбатыш Украинада чик сакчысы булып каршылый. Сугышның беренче сәгатьләреннән үк ул алгы сызыкта була һәм 1941 елның сентябрендә Киев өчен барган сугышларның берсендә батырлар үлеме белән һәлак була.
Сөләйман Мөлекев авыл табигатенең гүзәллеген җырлаган һәм романтик яшьлекнең хис-тойгыларын гәүдәләндергән, бер төркем лирик шигырьләре белән билгеле. Ул шигырьләрдән яшь шагыйрьнең образлы фикердәге зәвыгының шактый югары икәнлеген чамаларга мөмкин.
Сөләйман Мөлекевнең зур булмаган шигъри иҗатыннан аерым үрнәкләр сугыштан соң «Алар сафта» (1961) исемле китапта басылып чыкты. Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Сөләйман Мөлекевнең исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.
Аның турында
Сөләйман Мөлекев (1920—1941): Биогр. белешмә.—Кит.: Алар сафта /Төз. С. Шакир. Казан, 1961, 254—255 б.
Шакир С. Егет эзсез югалмады: (Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдат-шагыйрь турында).— Татарстан яшьләре, 1961, 23 февр.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|