поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МӨҖӘҺИТ

Балалар шагыйре Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов (әдәби тәхәллүсе – Мөҗәһит) 1950 елның 15 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында туа. Башлангыч белемне – туган авылында, урта белемне Күбәк авылы мәктәбендә алганнан соң, 1968–1973 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. 1973–1975 елларда армиядә – Ерак Көнчыгышта офицер булып хезмәт итә. Хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, берникадәр вакыт Мөҗәһит Мөслим районының Үрәзмәт урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләп ала, аннары 1982 елга кадәр район комсомол һәм партия комитетларында төрле җаваплы вазифалар башкара. 1982–1995 елларда ул – Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Мөҗәһит – бөтен әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрьләрдән. Мәктәптә укыган елларыннан ук ул татар балалар матбугаты – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы һәм «Ялкын» журналы битләрендә шигырьләре белән катнаша башлый. Балалар өчен аның «Мин санарга өйрәнәм», «Матур булыйк», «Карга бураны», «Очты, очты...», «Әнием канатлары» исемле китапларын Татарстан китап нәшрияты, «Акыллыга сүз әйттем» дип аталган табышмаклар китабын «Мәгариф» милли нәшрияты бастырып чыгара.

Мөҗәһитнең балалар өчен язган шигырьләре иң элек теленең авылчан гадилеге, ихласлыгы белән аерылып тора. Аларда катлаулы сурәтләр, башваткыч вакыйга-интригалар юк, әмма һәр шигырьдә авыл дигән гаҗәеп дөнья өчен генә хас үзгә бер җылылык, нәзакәтлелек, кызыклы тормыш детале яки гыйбрәтле бер сабак-вакыйга бар.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен «Күңел нуры» (1994), «Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы» (2001) исемле уку әсбаплары, туган авылы Түреш турында тарихи очерк һәм Мөслим төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмәлек китаплары авторы буларак та укучыларга билгеле.

Ул – халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.

Мөҗәһит – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мин санарга өйрәнәм: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 48 б. – 15000 д.
Матур булыйк: балалар өчен шигырьләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 48 б. – 5000 д.
Карга бураны: балалар өчен шигырьләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 79 б. – 7000 д.
Очты, очты...: шигырьләр, телшомарткычлар, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 111 б. – 5000 д.
Акыллыга сүз әйттем: табышмаклар: латин хәрефләрендәге басмасы. – Казан: Мәгариф, 2003. – 47 б. – 8000 д.
Әнием канатлары: шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 127 б. – 5000 д.

* * *
Күңел нуры: гарәп графикасын өйрәнүчеләр өчен методик ярдәмлек. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 48 б. – 3000 д.
Түрешем: тарихи очерк. – Чаллы, 2001. – 54 б. – 300 д.
Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы: методик ярдәмлек. – Чаллы, 2001. – 28 б. – 1000 д.
Якташ әдипләребез: очерклар. – Актаныш, 2002. – 52 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гамбәров Н. Балачак // Татарстан. – 1994. – № 5–6. – 159 б.
Миңнуллин Р. Мөҗәһит Әхмәтҗанов // Р.Миңнуллин. Шагыйрь генә булып калалмадым. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 341–342 б.
Садриев Ф. Рухи энҗеләр өләшүче // Авыл утлары. – 2000. – 14 дек.
Миңнуллин Р. Педагог һәм шагыйрь // Ватаным Татарстан. – 2000. – 15 дек.
Миңнуллин Б. Балачак һәм батырлык // Б.Миңнуллин. Фәнни эзләнүләр юлында: мәкаләләр. – Алабуга: Алабуга пед. ин-ты, 2002. – 64–72 б. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»