поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘМИРХАНОВА ЛИАНА

Татар шигъриятенең яшь буын вәкиле Лиана Рәсим кызы Әмирханова 1980 елның 11 мартында Казан шәһәрендә туа. Казанның 72 нче номерлы немец телле мәктәбен тәмамлагач, 1997 елда Казан дәүләт педагогия университетының чит телләр факультетына укырга керә. 2001–2002 елларда укуын стажировка тәртибендә Алманиядә дәвам итә. Хәзерге вакытта Л.Әмирханова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгында әйдәп баручы белгеч булып эшли.

Лиананың әдәби сәләте бала чагыннан ук ачыла, сигез-тугыз яшьләрендә инде аның исеме балалар матбугаты битләрендә күренә башлый, туксанынчы елларда «Салават күпере» журналы һәм «Сабантуй» газетасы һәм башка матбугат басмалары оештырган иҗади конкурсларда катнашып, беренче урыннарны яулый. Эчкерсез-ихлас, садә, милли моң чаткылары сизелеп торган шигырьләре «Ялкын», «Салават күпере», «Сабыйга», «Сөембикә» журналларында, «Сабантуй», «Мәгърифәт», «Татарстан яшьләре» газеталарында еш басыла, төрле нәшриятлар тарафыннан нәшер ителгән «Сабантуй» (1993), «Күгәрченем, син дә гөрлә» (1994), «Тургай» (1994–2002), «Сине сөйдем, гүзәлем» (2002), «Балалар бакчалары өчен җырлар» (2003), «Зонтик» (Төмән, 2006) кебек күмәк шигырь һәм җыр китапларына кертелә. 1998 елда «Мәгариф» нәшрияты инглиз телендә чыгарган «Tatar Literature today» («Татар әдәбияты бүген») җыентыгына да яшь каләмнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр урнаштырыла. «Күңелемдә гел изгелек» дигән шигырьләр циклы өчен шагыйрә 1995 елда Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләккә лаек була.

Л.Әмирханованың өч дистәдән артык шигыре үзешчән һәм профессиональ композиторлар тарафыннан көйгә салына. Аның «Чулпы җыры», «Изге сүз» (И.Сафин музыкасы), «Үсәсем килә» (М.Имашев музыкасы), «Бабамның медальләре» (Т.Вәлиев музыкасы), «Изге җирем, бөек Болгарым» (Г.Сабирова музыкасы) кебек җырлары балалар башкаруында Татарстан радиосы фондында саклана.

Туксанынчы елларда Л.Әмирханова Татарстан радиосы белән тыгыз хезмәттәшлектә балалар өчен радиодан тапшырулар алып бара, яшүсмерләргә багышланган күп кенә радиотапшыру программаларын төзүче буларак та үзенең оештыру сәләтен күрсәтә.

Л.Әмирханова – ике китап авторы. Иҗат өчен аңа киң мәйдан ачылган, татар шигърияте аңардан әле зур әдәби казанышлар өмет итә.

Л.Әмирханова – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әниемә сыенам: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Мингалим. – Казан: Мәгариф, 1996. – 32 б. – 5000 д.
Чулпы җыры: җырлар (ноталары белән) / кереш сүз авт. Ә.Рәшит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 65 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Садә Г. Бәйгегә чыга нәни шагыйрә // Сабантуй. – 1991. – 24 авг.
Галиев Ш. Киләчәккә ага чишмәләр // Ватаным Татарстан. – 1993. – 19 нояб.
Аймәт Р. Үз илемдә, үз телемдә // Шәһри Казан. – 1994. – 7 апр.
Каштанов Н. Балачакта калам // Ялкын. – 1995. – № 9. – 10 б.
Мулланурова Р. Татар кызы, сылуым-иркәм // Сөембикә. – 1997. – № 2. – 32–34 б.
Лерон Л. Канатлы талант // Салават күпере. – 2000. – № 2–3. – 7 б.
Нуруллин Т. Сезнең өчен // Туган як (Түбән Новгород). – 2002. – № 23.  

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»