поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МИҢНУЛЛИН ФӘРВАЗ

(1934–1994)

Әдәбият тәнкыйтьчесе, язучы-тәрҗемәче Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллин 1934 елның 5 августында хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Ишнарат авылында игенче гаиләсендә туа. 1950 елга кадәр үз авылларындагы башлангыч һәм күрше Носы авылындагы җидееллык мәктәптә укый, аннан Арча педагогия училищесында (1950–1954) һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (1954–1959) махсус урта һәм югары филологик белем ала. 1959–1961 елларда Татарстан Язучылар берлегенең матбугат басмасы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1961–1964 елларда Казан дәүләт университеты каршындагы аспирантурада укый, аспирантураны тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлегендә өлкән инспектор хезмәтен башкара, ә 1965 елның маенда янә «Казан утлары» журналы редакциясенә кире кайтып, 1976 елның ахырына кадәр анда тәнкыйть бүлеген җитәкли. 1977–1984 елларда ул –Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре һәм 1978 елдан идарә рәисенең урынбасары, ә 1984–1989 елларда Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире һәм 1989 елдан гомеренең ахырына кадәр нәшриятның баш мөхәррире вазифаларын башкара.

Ф.Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында килә. Шул чорда көндәлек матбугатта басылган беренче әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән үзен нечкә зәвыклы, әдәби әсәрне дәлилле рәвештә анализлый һәм аның идея-эстетик кыйммәтен төгәл күрсәтә белә торган сәләтле әдәбиятчы итеп таныта. Соңга таба ул татар әдәбиятының җанлы агымы-хәрәкәтендә даими катнашучы, аның үсеш тенденцияләре, ирешкән уңышлары һәм хәл ителергә тиешле проблемалары хакында башлап сүз әйтүче актив тәнкыйтьчеләрнең берсенә әверелә.

Ф.Миңнуллин бигрәк тә проза һәм прозаиклар турында яратып яза. Аның татар прозасының күренекле вәкилләре Г.Бәширов, И.Гази, М.Әмир, Ф.Хөсни, Ә.Еники, Г.Әпсәләмовларның иҗатын яки аерым әсәрләрен анализлаган мәкаләләре, Р.Төхфәтуллин, Н.Фәттах, А.Гыйләҗев, Ә.Баян, М.Мәһдиев, В.Нуруллин, М.Юныс кебек урта буын язучыларының иҗат портретлары, «Казан утлары» журналының төрле елгы саннарында даими басыла килгән күзәтү-обзор характерындагы мәкаләләре теоретик гомумиләштерүләре, заманча актуаль проблемаларны күтәрүләре, оригиналь фикерләре белән кызыклы. Тәнкыйтьченең поэзия, шагыйрьләр турында язган һәм классик әдипләр иҗатына багышланган хезмәтләре дә бар. «Җыр йөрәктә туа» (Хәсән Туфан), «Чишмәләргә юл ачып...» (Сибгат Хәким), «Узаман» (Галимҗан Ибраһимов) кебек мәкаләләр әнә шундыйлардан.

Ф.Миңнуллин – «Якты юллар» (1975), «Прозаның гражданлык йөзе» (1983), «Талантлар юлы» (1984), «Затлылык» (1990), «Балта явызлар кулында» (1994) исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган җыентыклар авторы.

Ф.Миңнуллин гомуми белем мәктәпләре өчен татар әдәбияты буенча дәреслекләр төзү һәм тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Аерым алганда, аның тәрҗемәсендә Г.Уэллсның «Күренмәс кеше» (1979), «Галәмнәр сугышы» (1987) һәм Дж. Лондонның «Мартин Иден» (1982) романнары татарча басылып чыга.

1984 елда Ф.Миңнуллин «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ул каты авырудан соң 1994 елның 11 декабрендә вафат була һәм туган авылы Ишнарат зиратында җирләнә.

Ф.Миңнуллин – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Якты юллар: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 152 б. – 2500 д.
Прозаның гражданлык йөзе: бүгенге прозада повесть жанры. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 112 б. – 2000 д.
Талантлар юлы: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 272 б. – 1000 д.
Затлылык: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 144 б. – 1600 д.
Балта явызлар кулында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 343 б. – 1500 д.

* * *
Уэллс Г. Күренмәс кеше: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 160 б. – 25000 д. («Человек-невидимка»)
Лондон Дж. Мартин Иден: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 376 б. – 30000 д. («Мартин Иден»)
Уэллс Г. Галәмнәр сугышы: фантастик романнар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 296 б. – 15000 д. («Война миров»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бәширов Ф. Затлылык // Казан утлары. – 1990. – № 12. – 168–171 б.
Вәли М. Эш бәхете // Шәһри Казан. – 1994. – 3 авг.
Рахман Р. Ф.Миңнуллинга хатлар // Мәгърифәт. – 1998. – № 4 (февр.).
Хәмид Р. НЛО: күренекле татар язучысы Ф.Миңнуллин тормышыннан серле бер хатирә // Мирас. – 2000. – № 6. – 24–26 б.
Галиуллин Т. Тәнкыйть күгендәге йолдыз // Казан утлары. – 2004. – № 8. – 144–150 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»