поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘМИНЕВА НӘҖИБӘ

Нәҗибә Әминева (Нәҗибә Зәкәрия кызы Гатауллина) 1945 елның 9 декабрендә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Әхмәт авылында туа. Авылда – җидееллык, Кушнаренкода урта мәктәпне тәмамлагач, 1964 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына рус-татар бүлегенә укырга керә.

1969 елда аны тәмамлап, Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау урта мәктәбендә рус, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1972 елдан туган районында, башта Илек урта мәктәбендә, 1975 елдан туган авылы Әхмәттә үзе укыган, инде урта мәктәпкә әйләнгән мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1986 елны аңа Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы исеме бирелә.

Нәҗибә мәктәптә укыган елларында ук шигърият дөньясына тартыла. Беренче шигырьләре район газетасы битләрендә басылып чыга. Ә инде 1964 елдан, Уфага укырга килгәч, иҗаты җанлана төшә. Шигырьләре республика матбугатында да күренә башлый. Соңрак, университетны тәмамлагач, «Кызыл таң», «Башкортостан», «Өмет» газеталарында, «Башкортостан кызы», «Шоңкар», «Тулпар», «Агыйдел» журналларында даими басыла. Сирәгрәк булса да «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында да шигырьләре дөнья күрә. 1996 елда ул Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителә.

Нәҗибә Әминева – лирик шагыйрә. Аның төп тематикасы замандашларыбызның эчке халәте, уй-кичерешләре, яшәеше турында. Шагыйрәнең иҗатында табигать хозурлыгы, кешенең эчке матурлыгы, серле күңеленең сихри мизгелләре чагыла. Авторның изгелеккә, гүзәллеккә ия булган лирикасына үзенчәлекле форма, тел, стиль хас, аның шигырьләре халыкчанлыгы, гади һәм табигыйлеге белән аерылып тора.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сөенеч бар: шигырьләр. – Уфа: Китап, 2001. – 144 б. – 2000 д.
Җаным илһамлы чакта: шигырьләр. – Уфа: Китап, 2005. – 224 б. – 1500 д.

* * *
Иртә: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1981. – 48 б. –3000 д. (Башкорт телендә.)
Бәсле тәлгәшләр: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1985. – 48 б. – 5000 д. (Башкорт телендә.)
Йөрәккә уйлар уела: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1997. – 192 б. – 3000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәлим А. «Иртә» // Агыйдел. – 1981. – № 11. – 90–91 б.
Карамышева Т. Салмак тәлгәшләр // Агыйдел. – 1986. – № 3. – 102–104 б.
Шагыйрьҗан Л. Шагыйрь буласың килсә – бул! // Казан утлары. –1997. – № 11. – 159 б.
Азнагулов Р. Сөенеч бар // Кызыл таң. – 2003. – № 185.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»