|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. МИҢНЕХАНОВА НАИЛӘНаилә Наил кызы Миңнеханова 1955 елның 20 августында Башкортстанның Туймазы шәһәрендә туа. Төмәнәкнең сигезьеллык, Туймазының 1 нче урта татар-интернат мәктәбен тәмамлап, Әгертамак авылында клуб мөдире булып эшли башлый. 1974 елда Мәскәү халыкара сәнгать университеты курсларында белем ала. 1985 елда Уфа китапханәчеләр техникумын тәмамлый. Бүгенге көндә Туймазы медицина пыяласы заводында рәссам булып эшли. Рәссам-бизәүчеләр арасында оештырылган төбәкара бәйгеләрдә берничә мәртәбә призлы урыннар яулый, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. |
Иң күп укылган
|