|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Мин сине шундый сагындым (Айдар Фәйзрахманов)Луиза Батыр-Болгари көе Фирая Зыятдинова сүзләре
Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны?
Ак бураннар урап алса,
Табарсың микән юлны?
Син дә шулай сагына калсаң,
Карама җилләренә…
Җыр булып килеп керерсең
Наз тулы йөрәгемә.
Мин сине шундый сагындым,
Күзләрем шуңа моңлы.
Айны болытлар капласа,
Табарсың микән юлны?
Син дә шулай сагына калсаң,
Карама җилләренә…
Җыр булып килеп керерсең
Наз тулы йөрәгемә. |
Иң күп укылган
|