|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Миләшкәем (Зөлфия Минхаҗева)Мөхтәр Минһаҗев көе Алмаз Хәмзин сүзләре
Өй каршындагы миләшем —
Минем якын сердәшем.
Чуалса фикер-хисләрем,
Аның белән сөйләшәм.
Миләшкәем, хәлең ничек,
Бармы әллә зарларың?
Сөйлә миңа, яшермичә,
Иң кадерле уйларың,
Миләшкәем.
Иңнәреңә сөяләм дә
Күзләреңә текәләм.
Юксынуга сер бирмичә
Көтәсеңне мин беләм.
Миләшкәем, хәлең ничек,
Бармы әллә зарларың?
Сөйлә миңа, яшермичә,
Иң кадерле уйларың,
Миләшкәем.
Аңлый мине миләшкәем,
Авыр кичерешләрем.
Көзге кырау балландырды
Аның да җимешләрен.
Миләшкәем, хәлең ничек,
Бармы әллә зарларың?
Сөйлә миңа, яшермичә,
Иң кадерле уйларың,
Миләшкәем. |
Иң күп укылган
|