поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МИФТАХОВ ВӘДҮТ

(1915–1942)

Вәдүт Кәшшаф улы Мифтахов (М.Вәдүт) 1915 елның 20 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Сарман районы Яхшы Каран авылында крәстиян гаиләсендә туа. Сарманда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1931–1934 елларда – Лубъян урманчылык техникумында, аннан Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1939 елда институтта белем алып чыккач, Ватан сугышына хәтле Татарстанның Питрәч районы Шәле авылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Ватан сугышы башлануга, Вәдүт фронтка китә, Мәскәү тирәсендәге канкойгыч сугышларда катнаша. Тула өлкәсендәге каты сугышлар вакытында, 1942 елның 30 мартында, ул батырларча һәлак була. Сугышчан иптәшләре В.Мифтаховның гәүдәсен Тула өлкәсенең Рыдань авылындагы туганнар каберлегенә җирлиләр.

В.Мифтаховның әдәби мирасы зур түгел. 1939 елда «Шигырьләр» исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга, аннан соң балалар өчен язган күләмле поэмасы – «Ятим малай турында әкият»е (1940) дөнья күрә. Әсәрләрендә шагыйрь канатлы яшьлек, дуслык-мәхәббәт, азат хезмәт шатлыгы турында илһамланып сөйли. «Ятим малай турында әкият»тә исә яшь шагыйрьнең халык иҗатын ныклап өйрәнүе, халыкның җанлы сөйләү телен шигырь тукымасында оста файдалануы ачык күренә.

В.Мифтахов фронтта чакта да иҗат эшен туктатмый. Аның сугыш чоры иҗатыннан кайбер үрнәкләр «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) һәм «Илең турында уйла» (2000) исемле күмәк җыентыкларда урын ала.

В.Мифтахов – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1939. – 35 б. – 3000 д.
Ятим малай турында әкият: поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1940. – 22 б. – 3000 д.

* * *
Письмо любви: стихи / пер. с татар. Л.Хаустова. – Мол. Гвардия, 1972. – 171 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Давыдов Ә. Мәңге яшь // Соц. Татарстан. – 1965. – 21 нояб.
Синегулов Ә. Мәңге яшь җырчы // Татарстан яшьләре. – 1965. – 23 нояб.
Могыйнев Р. Җырлары безнең белән // Мәйдан. – 2005. – № 11. – 91–92 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»