поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МӘХМҮТОВ ХУҖИ

Фольклорчы галим, язучы Хуҗи Мәхмүтов (Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов) 1933 елның 15 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушма авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында – җидееллык, Мамадышта урта мәктәпне тәмамлагач, ике ел Көек-Ерыкса тулы булмаган урта мәктәбендә физика һәм математика укыта. 1953 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Шушы вакытларда республика көндәлек матбугатында аның беренче шигырьләре, әдәби парчалары, рецензияләре басыла башлый. «Җыр һаман яңгырый» («Совет әдәбияты», 1956), «Моабит шигырьләренең вариантлары», «Фәтхи Бурнаш» («Татарстан яшьләре», 1957) кебек мәкаләләре яшь авторның каләме өметле булуын күрсәтә.

Әле студент чагында ук Х.Мәхмүтов Тел, әдәбият һәм тарих институты оештырган фольклор экспедицияләрендә катнаша, ике елдан артык университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән лаборант булып эшли. Университетны тәмамлагач, ул җиде елга якын Буа районында чыга торган «Яңа юл» (соңрак – «Байрак») газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь, бүлек мөдире вазифаларын башкара.

1966 елдан бирле Х.Мәхмүтов – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих (1993 тән –Тел, әдәбият һәм сәнгать) институтында. Биредә ул «Татар халык табышмаклары» дигән темага кандидатлык һәм татар халкының афористик иҗаты буенча докторлык (1996) диссертацияләре яклый. «Кечкенә дә төш кенә» (1980), «Язылмаган кануннар» (1995), «Афористические жанры татарского фольклора» (1995) кебек китапларыннан күренгәнчә, ул фольклорның иң камил энҗе-мәрҗәннәре белән эш итә һәм бу төр авыз иҗаты әсәрләренең тирән мәгънәви хикмәтен, нәзберек шигъриятен нечкәләп тоемлый белә. Х.Мәхмүтов – егерме тугыз китап, сигез йөзләп фәнни һәм әдәби-публицистик мәкалә авторы.

Ул «Табышмаклар» (1977), «Мәзәкләр» (1979), «Мәкальләр һәм әйтемнәр» (1987) томнарын төзи, аларга тирән эчтәлекле кереш мәкаләләр һәм фәнни искәрмәләр яза.

Күп елларга сузылган гыйльми эшчәнлеге дәвамында Х.Мәхмүтов VIII–ХIV йөзләргә нисбәтле төрки язма истәлекләрендә сакланып калган афористик гыйбарәләрне барлап, бүгенге мәкальләр белән чагыштырып чыга, алар арасындагы традицион бәйләнешләрне ачыклый, ХI йөз галиме Мәхмүд Кашгари сүзлегендәге шигъри парчаларның бер өлешен хәзерге татар әдәби теленә күчереп, матбугатта бастыра. Мондый тикшеренүләре белән ул алты томлык «Татар әдәбияты тарихы»нда, югары уку йортлары өчен чыгарылган «Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары» исемле хрестоматиядә, күренекле тюрколог Рәшит Рәхмәти-Аратның сайланма әсәрләре җыентыгында да катнаша. Галим үзенең гыйльми эзләнүләрендә фольклор-әдәбият багланышларына даими игътибар бирә. Аның шушы юнәлештә Йосыф Баласагунлы, Г.Утыз Имәни, Акмулла, Г.Тукай, Г.Камаллар иҗаты буенча махсус язылган мәкаләләре бар.

Х.Мәхмүтовның каләменә фәнни дә, үтемле-кызыклы да итеп язу сыйфаты хас. Аның «Ел тәүлеге – 12 ай» (1991), «Канатлы сүз – хикмәтле сүз» (1999 ) кебек китапларындагы бүлекләр мавыктыргыч әдәби парчалар сыман укылалар, шуның белән белгечләрнең генә түгел, киң катлау укучыларның да игътибарын җәлеп итәләр.

Әдәби телебезнең матурлыгы, сурәтлелеге мәсьәләләрен Хуҗи Мәхмүтов һәрвакыт күз уңында тота. Менә инде утыз елдан артык ул – «Татарстан» радиосындагы «Тел күрке – сүз» тапшыруларының даими авторларыннан берсе. «Мәдәни җомга» газетасы битләрендә исә шулай ук бик күптәннән бирле «Гыйбарәләр тарихына сәяхәт» дигән исем астында фәнни-популяр язмаларын бастыра килә. Моның өстенә ул әдәбият, фольклор, тел буенча чыккан дистәләрчә китапларга, фәнни хезмәтләргә матбугатта бәя биреп баручы өлгер рецензент та, гаять төгәл, пөхтә, таләпчән мөхәррир дә, ике фән докторы һәм биш фән кандидаты үстергән остаз-профессор да.

«Татар халык иҗаты» җыелмасын матбугатка әзерләүгә куйган хезмәте өчен 1989 елда Х.Мәхмүтов Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ул – Татарстан һәм «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» (1983), Халыкара төрки академия академигы (1993).

Х.Мәхмүтов – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кечкенә дә төш кенә: табышмакларның жанр үзенчәлекләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 124 б. – 500 д.
Ел тәүлеге – 12 ай: халык календаре битләреннән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 128 б. – 20000 д.
Язылмаган кануннар: фольклорда әдәп-әхлак мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 173 б. – 5000 д.
Канатлы сүз – хикмәтле сүз. – Казан: Мәгариф, 1999. – 175 б. – 1000 д.
Мәңгелек ядкяр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 128 б. – 2000 д.
Борынгылар әйткән сүзләр: VII–ХVII йөз төрки-татар ядкарьләрендә афоризмнар. – Казан: Фикер, 2003. – 256 б. – 500 д.
Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр. – Казан: Алма-Лит, 2007. – 461 б. – 300 д.

* * *
Афористические жанры татарского фольклора. – Казань: Фикер, 1995. – 76 с. – 500 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бәширов Г. Көлкенең хикмәте бардыр // Казан утлары. – 1980. – № 2 . – 175–178 б.
Сөләйманов Ә. Халык календаре серләре // Кызыл таң (Өфө). – 1991. – 30 июль.
Миңнуллин Р. Энҗе-мәрҗәннәр җыючы // Р.Миңнуллин. Шагыйрь генә булып калалмадым. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 287–289 б.
Хисамов Н. Бал корты // Мәдәни җомга. – 1999. – 26 февр.
Хисамов Н., Урманче Ф. Җәүһәрче // Фәнни Татарстан. – 2003. – № 1. – 79–80 б.
Надиров И. Хуҗи сүзләрендә хикмәт бар // Мәдәни җомга. – 2003. – 14 февр.
Яруллина Л. Гадилектә галилек // Мәйдан. – 2003. – № 1. – 135–137 б.
Ягъфәров Р. Хикмәтле Хуҗиәхмәт // Шәһри Казан. – 2003. – 14 февр.
Хәйри Ә. Рухи хәзинәбез сакчысы // Шәһри Казан. – 2004. – 23 гыйнв.
Хисамов Н. Рухани мәдәниятебезнең фидакяр хадиме // Н.Хисамов. Хәтер сагында. – Казан: Мәгариф, 2004. – 455–461 б.
Миңнегулов Х. Игелек иясе // Х.Миңнегулов. Гасырлар өнен тыңлап. – Казан: Мәгариф, 2004. – 135–137 б.

* * *
Заманова Г. Дарящий нам перстень // Татар. края. – 2006.– № 7.
Ахунов А. Летописец народный мудрости // Респ. Татарстан. – 2008. – 16 февр. 
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»