поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МӨХӘММӘТШИН ГАРИФҖАН

Шагыйрь Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин 1941 елның 12 октябрендә Татарстанның Балтач районы Арбор авылында туа. 1960 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1964 елда институтны тәмамлагач, дүрт елга якын (1964–1968) Мамадыш районының Үсәли (Өчиле), аннары 1975 елга кадәр Балтач районының Чепья урта мәктәпләрендә физика, математика укытучысы һәм директор урынбасары булып эшли. 1975–1977 елларда ул – Балтач районының Яңгул урта мәктәбе директоры, 1977 елдан – район хакимияте башлыгының социаль-көнкүреш мәсьәләләре буенча урынбасары хезмәтендә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Г.Мөхәммәтшинның беренче шигырьләре студент елларында институт газетасында басыла. Актив иҗат эшчәнлеге узган гасырның җитмешенче елларында Хәсән Туфан, Сибгат Хәким фатихасы белән башлана. Ул – лирик шигырьләр һәм фәлсәфи эчтәлекле кыска шигырьләр остасы. Аның шигырьләренә чын мәгънәсендә халыкчанлык хас. Алар туган халкыбыз, аның катлаулы, фаҗигале язмышы, гомумкешелек проблемалары турында тирән фәлсәфи уйланулар, моңсу-оптимистик, лирик кичерешләр белән сугарылган. Шагыйрь шулай ук заман проблемаларына багышланган юмористик шигырьләре, публицистик мәкаләләре белән дә укучыларга билгеле. Ул балалар өчен дә актив иҗат итә.

Шагыйрьнең алтмышлап лирик шигыренә композиторлар тарафыннан көйләр языла. Аның «Керим әле урманнарга» (Р.Яхин музыкасы), «Аулак өй» (Л.Батыр-Болгари музыкасы), «Ак җыр» (А.Хөсәенев музыкасы), «Унсигез яшем язы» (А.Хөсәенев музыкасы) кебек һ.б. бик күп җырлары, башкаручылар репертуарын баетып, халыкның яратып тыңлый торган әсәрләренә әверелә. 2001 елда сәхнә осталары башкаруында шагыйрьнең байтак җырларын үз эченә алган «Җырлар тәлгәше» исемле видеокассета язмасы да дөнья күрә.

Г.Мөхәммәтшин халык иҗаты үрнәкләрен (җырлар, такмаклар, мәзәкләр, әйтемнәр һ.б.) җыю-туплау һәм бастырып чыгару, төрек һәм немец шагыйрьләре, язучылары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү юнәлешендә дә тырышлык күрсәтә. 2002 елда аның тәрҗемәсендә төрек язучысы Әхмәт Боенаганың Касыйм татарлары тарихына нисбәтле «Газаплы күченү» исемле романы басылып чыга.

Г.Мөхәммәтшинның аерым шигырьләре рус, башкорт, төрек, украин, удмурт һ.б. халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Ул – дистәгә якын шигъри җыентык һәм ике тәрҗемә китабы авторы. Г.Мөхәммәтшин Балтачта яшәп иҗат итә. Районның җаваплы җитәкчеләреннән берсе буларак, төбәктә милли әдәбиятны, сәнгатебезне пропагандалау, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә зур оештыру һәм гамәли эшләр алып бара.

Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Россиянең халык мәгарифе отличнигы, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале иясе (1985), 2008 елда аңа С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия бирелә.

Г.Мөхәммәтшин – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Килегез, дусларым...: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 72 б. – 2500 д.
Уеннан уймак: шигырьләр: кече яшьтәге мәктәп балаларына. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 24 б. – 20000 д.
Гомерлек язым: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 136 б. – 5000 д.
Серләвек: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 48 б. – 2000 д.
Югалган йомгак: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 15 б. – 2000 д.
Керим әле урманнарга...: җырлар, робагыйлар, кыска шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 137 б. – 1500 д.
Бәхет: шигырьләр, җырлар, тәрҗемәләр. – Казан: Идел-Пресс, 2001. – 289 б. – 3000 д.
Бер уйласаң...: робагыйлар. – Казан: Рухият, 2003. – 202 б. – 1000 д.
Робагыйлар бакчасы: – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б. – 2000 д.
Әгәр мин янмасам: публицистика. – Казан: Сүз, 2008. – 258 б. – 500 д.
Балтач энциклопедиясе. – 2 томда. – Казан: Идел-Пресс, 2006. – 3000 д.
1 т. – 410 б.
2 т. – 486 б.
* * *
Боенага Ә. Газаплы күченү: тарихи роман. – Казан: Иман, 2002. – 175 б. – 1000 д. (Төрекчәдән тәрҗемә.)
Тауаслы Й. Утыз рамазан вәгазе. – Казан: Иман, 2003. – 270 б.– 10000 д. (Төрекчәдән тәрҗемә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Зәйнашева Г. Их, мин көйче булсам... // Ватаным Татарстан. – 1997. – 7 март.
Садә Г. Шагыйрь җырга таяна // Мәгърифәт. – 2001. – 22 сент.
Гаташ Р. Туган җир гамен тоеп... // Казан утлары. – 2001. – № 10. – 81–82 б.
Рәхим Г. Шигъри чырагъ // Татарстан. – 2001. – № 9. – 68–69 б.
Фазылҗанов Ә. Мәйдан уртасы // Шәһри Казан. – 2001. – 12 окт.
Рәшит Ә. Инде күпме еллар үткәнбез // Мәдәни җомга. – 2001. – 12 окт.
Кыдашева З. «Мин бәхетле бугай...» // Татарстан яшьләре. – 2001. – 13 окт.
Юнысова А. Инде көзләр җитте дәмени? // Ватаным Татарстан. – 2001. – 12 окт.
Юнысова А. Чәчәкләр арасында // Ватаным Татарстан. – 2002. – 28 июнь.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»