поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МӨХӘММӘТ КОЛ

Шагыйрь Колмөхәммәт әсәрләре 1977 елгы археографик эзләнүләр нәтиҗәсендә мәгълүм булды. Кулъязма Казанда яшәүче пенсионер укытучы Миңнур Галиәкбәров кулында сакланган. Ул аны ТАССРның Балтач районыннан алып килгән. Кулъязма Г. Утыз Имәнинең «Горбәтнамә» поэмасы «белән бергә 1830 еллар тирәсендә бер кул белән күчерелгән. Ул Г. Ибраһимов исемендәге институт фәнни архивында саклана. (39 кол., 1 тасв., 960 с. б.) М. И. Әхмәтҗанов, аңа беренче булып игътибар итеп, бүгенге татар графикасына күчерде һәм аңлатмалар бирде. Ул 1978 елгы экспедиция вакытында Р. Ә. Әхмәтов Кукмара районыннан алып кайткан археографик материаллар арасында Колмөхәммәтнең ике поэмасы язылган тагын бер кулъязма барлыгын ачыклады. Соңыннан «Тәгърифел-вилдан» әсәренең бер күчермәсе Альберт Фәтхи тарафыннан 1971 елда Актаныш районында табылуы билгеле булды. Әлеге поэмаларга якын «Нәсыйхәте шәһре Казан» әсәрен дә. Арча районының Иске Кырлай авылыннан 1979 елда музыка белгече М. II. Нигъмәтҗанен алып кайткан китаплар арасыннан М. И. Әхмәтжанов тапты. Г. Ибраһимов исемендәге институт фәнни архивында саклана (39 кол., 2436 с. б., 106—125 б.).

Г. Курсави һәм Г. Утыз Имәниләр алга сөргән реформаторлык карашлары төрле катлам каләм ияләренә теге яки бу юнәлештә йогынты ясый. Моны татар шагыйре Колмөхәммәтнең яңа табылган традицион дидактик поэмалары да раслый.

Колмөхәммәтнең бүгенгә мәгълүм өч поэмасы һәм егермедән артык шигыре бар. «Мөһиммәэс-сыйбьян» («Сабыйларның бурычлары») поэмасы— 1810 елда Морзалар (ТАССР, Мамадыш районындагы Акчищмә авылының элекке исеме) авылында. «Тәгърифел-вилдан» («Балалар турында») 1815 елда Олыяз авылында (Мамадыш районы) язылган. «Нәсыйхәте шәһре Казан» — фарсы телендәге шигъри әсәр, ул XVIII гасыр ахырында язылган дип уйланыла.

Шагыйрьнең «Мөһиммәэс-сыйбьяи» исемле поэмасы үз заманында татар җәмгыяте өчен актуаль булган «иман һәм-гамәл» проблемасына багышланган. Эш шунда: патша хөкүмәте мәкере белән оештырылган мөфтилек прогрессив фикер үсешен тоткарлый; Г. Курсави, Г. Утыз Имәни кебек бунтарь фикер ияләрен эзәрлекли — официаль дин әһелләре андый хөр фикерле кешеләрне кяфер дип игълан итәләр. Колмөхәммәт менә шундый бәрелешләрдәй читтә кала алмый. Ул закон бозучының, баш күтәрүченең кяфер булмавын әйтә, андыйларны мөртәт дип гаепләүгә, җәзалауга каршы чыга, сүзен раслау өчен Коръәнгә таяна:

Дәхи гыйсъян кылурсә мөэмин адәм,
Аны кяфер димәң, мөэмин ул һәм.

(«Мөһиммәэс-сыйбьян»)

Шагыйрь «фазыйләт» (өстенлек) алла «кушуы» белән түгел дигән фикер уздыра — башкалардан өстен булу «күктәй» бирелми, ул кеше ихтыярына бәйле дип, мәсьәләне «җирләштереп» аңлата:

Фазыйләт алла әмере илә имәстер,
Вәләкин мәшиәт-ү-мәхәббәт ризасыдыр.

(«Мөһиммәэс-сыйбьяя») XIX йөз башында әдәбиятта кискен яңгыраган фазыйләт категориясе турындагы әлеге фикерләр гомумән җитди игътибарга лаек. Күптәнге тарихи бәхәс буларак ул асылда сыйныфлар мөнәсәбәтен стихияле бәяләүгә кайтып кала һәм бу елларда да, алга таба да дәвам итә. Мәсәлән, югары сыйныф идеологиясен ачык чагылдырган Гомәр Мөхәммәтнең «Тәзкирәи мөфти Габдессәлам» (1832) әсәрендә: «Алла берәүгә өстенлек (фазыйләт) бирсә, аның Һәр эшен хөрмәтле итә. Замандашлары шуның өчен аны сайланмыш итә, шуның өчен аны башкалардан өстен куя»,— дип аңлатыла, югары сыйныф «фазыйләте» (өстенлеге) алладан дип күрсәтелә. Колмөхәммәт мондый карашны кире кага.

Колмөхәммәт поэмаларының шигъри эшләнеше, ритмикасы кытыршырак. Әмма заманның этик проблематикасы, дидактик фикер эзлеклелеге, әсәрләренең төзек композициясе һәм теле (госманлы элементлар очраса- да) ягыннан караганда, Идел буенда язылып, халыкка таралган, бүгенгә кадәр сакланган һәркемгә аңлаешлы бу поэмалар традицион дидактик поэзия» нең бер өлеше буларак игътибарны тарта.

Кереш һәм алты бүлектән торган «Тәгърифел-вилдан» поэмасында — мәсәлән, «Аталар һәм балалар», «Хатын-кыз хакы һәм хатын-кыз бөеклеге», «Нәсел хакында», «Остазлар хакы», «Замана шәкертләре хакында», «Шәкертләргә васыять хакында», дигән бүлекләрдә — шул чорның мөһим мораль-этик мәсьәләләре турында сүз бара.

Колмөхәммәт бу әсәрендә ата-анага, хатын-кызга, хезмәткә (элекке традицияләр нигезендә) хөрмәт тәрбияләү мәсьәләләренә киң. урын бирә. Аныңча, ата-ана ризалыгын алу бик күп гыйбадәтләрдән, дин юлындагы батырлыклардан артык:

Ата-ананы разый кылмак әфзаль торыр,
Нәфел руза, нәфел намаздин артык ирер,
Хаҗ кылмакдин, җиһад кылмакдин торыр —
Атта-ана хакы зур дип белен, имди.

«Ир ризалыгын алуны», иргә турылыклы булуны яклау белән бергә, шагыйрь хатын-кыз хакын да ассызыклый. Гаилә бәхетен, ныклыгын ике якның да үз бурычларын намуслы үтәүләренә бәйләп аңлата. Ананың ана булуын олылый, бала табу», ярату, сөю шатлыкларын, чын кешелек хисләрен илаһи образлар белән сурәтли:

Каю хатын баласыны алып үбәр,
Борныйна ул баланым исе керер,
Ул исе оҗмах исе катыш торыр, —
Бу кадәр бәшарәтләр улыр имди.

Колмөхәммәт иҗатының мондый сыйфатлары XIX гасыр башындагы татар традицион дидактик поэзиясендә дә, дини мотивлар белән берлектә, дөньяви мәсьәләләргә, кеше шәхесенә якыная бару тенденциясе көчәю турында сөйлиләр.

Кайбер проблемалар турында фикер йөрткәндә Колмөхәммәтнең гасырлар буе формалашкан гореф-гадәт, дини карашлар кысасыннан читләшә алмавы күренә. Әйтик, аныңча, теләсә нннди остаз ихтирамга лаек, шәкерт остазын берсүзсез тыңларга, аңа буйсынырга тиеш:

Горур талиб остазындшт ерак дәшәр,
Шәйтанә юлдаш улыр, бэп галим дир,
һәр хосусдә гайриләрдин бән фаикъ дир —
Бу вәсвәсә ирди боңа, белмәз имди.
Хода фәиз вирди бәңа, бу — илһам дир,
Остазның хатасыиы белдем диюр,
Мекаллид ул, бән бу йирдә мөстадил дир,
Остазына куп тәгънә кылыр имди.

(Горур шәкерт остазыннан ерак булыр,
Шайтанга юлдаш булыр, мин галим диер,
һәр очракта башкалардан мин өстен диер, —
Бу саташуы булуын белмәс үзе.
Ходай миңа өстенлек бирде, бу — илһам диер,
Остазның хатасын белдем диер,
Иярүче ул, мин бу җирдә исбатлаучы диер,
Остазына куп сүгүләр китерер ул.)

Кыю остазлар (Г. Курсави, Г. Утыз Имәни) һәм шәкертләр тарафыннан иске кануннар, догмалар шиккә алынган бер вакытта, остазлар белән шәкертләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрне тик гыйлем алу, остазларга буйсындыру яссылыгында гына куәтләү шагыйрьнең чикләнгәнлеге, искергән карашлардан арынып бетә алмавы булып аңлашыла.

©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»