поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МӨХӘММӘДЕВА ГӨЛСЕМ

(1903–1988)

Тәрҗемәче һәм оригиналь әсәрләр авторы Гөлсем (Өммегөлсем) Даут кызы Мөхәммәдева 1903 елның 19 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә авариягә эләгеп суга баткан судноларны чыгару-күтәртү эшләре остасы-подрядчигы гаиләсендә туып үсә. Татар һәм рус мәктәпләрендә укып, урта белем ала. Хезмәт эшчәнлеген 1919 елда Әстерханның беренче баскыч мәктәпләрендә балалар укытудан башлый. 1922 елда Әстерхан медицина институтыннан Казан дәүләт университетының медицина факультетына күчеп укуын дәвам иттерә, бер үк вакытта Татарстан Халык Комиссарлары Советының хокук бүлегендә тәрҗемәче булып эшли. Шул вакытларда ул татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов белән танышып, 1923 елның җәендә аңа кияүгә чыга һәм 1927 елда, Татарстан хөкүмәте авыру Г.Ибраһимовны озак мөддәтле дәвалану курсын үтү өчен Кырымга җибәрү сәбәпле, аның белән бергә Гөлсем Мөхәммәдева да Ялта шәһәренә күчеп китә. Кырымда яшәгән елларында (1927–1932; 1934–1941) ул Кырым тәмәке техникумында укытучы, Ялта сәнгать музеенда, Симферополь архив идарәсендә, Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр, Кырым татар Язучылары берлегендә техник-секретарь, бөтенсоюз «Литературная газета»ның Кырымдагы үзхәбәрчесе, татарча «Кызыл Кырым» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли.

Ватан сугышы башлангач, 1941 елның август ахырларында эвакуация тәртибендә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәренә күчерелә. Шунда ул, Казаннан Кырымга китүе сәбәпле өзелгән укуын дәвам иттереп, 1944 елда Сәмәрканд медицина институтын тәмамлый, аннан 1958 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы, хастаханәдә баш табиб, Сәмәрканд авыл хуҗалыгы институтында өлкән укытучы, Бөтенсоюз каракүл сарыклары үрчетү фәнни-тикшеренү институтының физиология лабораториясендә башта – кече, соңыннан өлкән гыйльми хезмәткәр вазифаларын үти. 1956 елда диссертация яклап, биология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

Тәрҗемәче буларак, Г.Мөхәммәдева үзенең иҗат эшчәнлеген 1924 елда сәяси брошюралар һәм марксизм-ленинизмга нисбәтле аерым кечкенә күләмле әсәрләрне тәрҗемә итүдән башлый. Бер үк вакытта ул татарчадан русчага да тәрҗемә итә. 1925 елда Татарстан партия өлкә комитетының Партия тарихы бүлеге (Татиспарт) аңа Галимҗан Ибраһимовның «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре. 1 бүлек (1905)» исемле зур тарихи хезмәтен русчага тәрҗемә итү эшен тапшыра. Татарча оригиналь һәм рус теленә тәрҗемә, икесе аерым ике китап булып, Беренче рус революциясенең егерме еллык юбилей көннәрендә Казанда басылып чыга («Татары в революции 1905 года», 1926). Г.Мөхәммәдева Г.Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» («Без түбәннән күтәрелдек») повестен да тәрҗемә итә (повестьтан аерым өзекләр «Сказание о красных цветах» исеме белән «Красная Татария» газетасында басыла). Утызынчы һәм сугыштан соңгы елларда аның шулай ук шактый гына санда Кырым татар язучылары һәм Кырым татар халык иҗаты әсәрләреннән тәрҗемәләре дә дөнья күрә.

Гомеренең соңгы егерме-утыз елын Г.Мөхәммәдева тулысынча Галимҗан Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүгә, аның турында истәлекләр һәм документаль повестьлар язуга багышлый. Г.Ибраһимов белән бергә гаилә корып яшәү елларын (1923–1933) үз эченә алган «Зур тормыш» исемле истәлекләр китабы (беренче тапкыр «Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр» җыентыгында 1966 елда басылып чыга; русча басмасы: «Большая жизнь», Казан, 1968, 100 б.), әдипнең бала чагыннан алып 1917 елның Февраль вакыйгаларына кадәрге тормыш юлын тасвирлаган «Яшьлек көннәре» (Казан, 1975, 187 б.), «Эзләнүләр» (Казан, 1987, 375 б.), «Олы юл» (Казан, 1994, 271 б.) исемле документаль повестьлары тупланган китаплары әнә шул максатчыл иҗат омтылышының бәрәкәтле нәтиҗәләре булып торалар.

Ул 1988 елның 11 мартында Казанда вафат була.

Г.Мөхәммәдева – 1940 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшьлек көннәре: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 187 б. – 8000 д.
Эзләнүләр: документаль повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 376 б. – 3600 д.
Олы юл: документаль повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 271 б. – 5000 д.

* * *
Большая жизнь: воспоминания о Г.Ибрагимове. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 100 с. – 8000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәмидуллин Л. Тирән хатирәләр иясе // Мәдәни җомга. – 2003. – 19 сент.
Хәмидуллин Л. Әстерхан кызы // Татар иле. – 2003. – № 42 (окт.).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»