|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.МӨХӘМИТШИН ГАЛИМ(1911-1941) Галим Мөхәмитшин (Галимҗан Мөхәммәтша улы Мөхәмитшин) 1911 елның 7 февралендә хәзерге Татарстан АССРның Биектау районы Олы Солабаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында алып, күршедәге Шуман авылында бер ел русча укыганнан соң, Казанга килә һәм, башта җидееллык мәктәпне, аннары институтка хәзерлек курсларың тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына Укырга керә. Ләкин бераздан, авыру сәбәпле укуын ташларга мәҗбүр булып, 1931—1937 елларда «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы рефакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында җаваплы секретарь булып эшли. Г. Мөхәмитшин — утызынчы еллар татар балалар һәм яшьләр поэзиясендә актив эшләгән шагыйрьләрнең берсе. Чагыштырмача кыска гына иҗат гомере эчендә (1930—1936) ул балалар өчен ике («Үсеш балалары», «Пионерия») һәм яшьләр тормышына багышланган өч шигырь китабы («Яшьлек», «1934», «1935») бастырып чыгара. Аның шигырь һәм поэмаларында («Язгы чәчәкләр», «Масаюсыз кыз», «Очучыга», «Безнең яшьлек», «Яңадаң корылу», «Мәхәббәт хикәясе» һ. б.) совет патриотизмы, социалистик төзелеш, хезмәт һәм хезмәт эчендә яңа кеше тәрбияләнү кебек шул чорның актуаль темалары үзәк урынны алып тора. |
Иң күп укылган
|