поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МӨХИЯР РӘЗИНӘ

Шагыйрә Рәзинә Мөхияр (Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова) 1956 елның 26 маенда Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылында туа. Аблай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1974–1979 елларда Уфада Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем ала. 1979–1982 елларда Башкортстанның Дүртөйле районы Чишмә сигезьеллык мәктәбендә, 1982–1992 елларда Чаллы шәһәре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

1992 елдан Р.Мөхияр Чаллы дәүләт педагогика институтында эшли. 1994–1998 елларда читтән торып укып Казан дәүләт университеты аспирантурасында укый. 1999 елда профессор Ф.С.Сафиуллина җитәкчелегендә «ХХ гасырның 80–90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы үсеше» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Доцент, институтта татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире вазифаларын башкара. Соңгы елларда татар шигырь поэтикасын өйрәнү буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара, башка милләт балаларын татар теленә өйрәтү программаларын төзү һәм укыту кулланмаларын язу эшләрендә якыннан катнаша. Ул – гомуми белем бирү мәктәпләренең икенче һәм сигезенче сыйныф укучылары өчен язылган дәреслек авторларыннан берсе; гыйльми монография, берничә программа, методик кулланма, фәнни-методик мәкалә авторы.

Шагыйрә буларак, Р.Мөхияр үзенең лирик шигырьләре белән көндәлек матбугат битләрендә узган гасырның туксанынчы елларында күренә башлый, ә соңгы биш-алты ел эчендә Чаллы һәм Казан нәшриятларында бер-бер артлы биш шигъри җыентыгын бастыра. Әдәби тәнкыйтьтә китаплары уңай бәяләнә, рецензия язучылардан татар шигъриятен тирән аңлаучы тел галиме Хәлиф Курбатов Р.Мөхиярның шигырь китапларын «гүзәл лирика хәзинәсе» дип атый.

Р.Мөхияр – 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сиңа булсын җырым: шигырьләр / кереш сүз авт. В.Имамов. – Чаллы: КамАЗ, 1997. – 80 б. – 2000 д.
Шәмдәлләрдә утлар: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Бәшәр. – Чаллы: КамАЗ, 2001. – 144 б. – 2000 д.
Учларымда утлы күмер: шигырьләр / кереш сүз авт. Ә.Баянов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 144 б. – 1000 д.
Алиһә: шигырьләр. – Казан: РИЦ Школа, 2003. – 224 б. – 1000 д.
Тыңла мине: шигырьләр. – Казан: РИЦ Школа, 2004. – 176 б. – 500 д.
Нәрсә булды миңа?: шигырьләр / кереш сүз авт. Ш.Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 192 б. – 2000 д.
Җидегән йолдыз: шигырьләр. – Казан: РИЦ Школа, 2007. – 228 б. – 1000 д.
ХХ гасырның 80–90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы: монография. – Чаллы, 2000. – 192 б. – 500 д.
XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы татар әдәби теле лексикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 183 б. – 1500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Галиева Ә. Шигырьләре тылсым көченә ия // Игенче. – 1999. – 14 гыйнв.
Зарипов Р. Педагог та, шагыйрә дә // Ватаным Татарстан. – 2000. – 11 авг.
Гасыймова Р. Кеше җанына ниләр сыя? // Нур. – 2001. – 24 нояб.
Гаташ Р. Галимә һәм шагыйрә якташым // Заман-Татарстан. – 2001. – 30 нояб.
Хәйдәрова Ф. «Күңелем белән һаман сиңа барам...» // Шәһри Чаллы. – 2002. – 27 февр.
Сәлимова З. Тел дәрьябыз ни хәлдә? // Мәдәни җомга. – 2002. – 12 июль.
Курбатов Х. Табигать матурлыгы, мәхәббәт һәм ачы хакыйкать шагыйрәсе // Мәйдан. – 2003. – № 7. – 69–70 б.
Хәйдәрова-Җаббарова Ф. Бар байлыгым – яратуым... // Ф.Хәйдәрова-Җаббарова. Зәрә тау. – Чаллы, 2003. – 42–46 б.
Галиева А. Матурлык // Шәһри Чаллы. – 2004. – 21 апр.
Хәлимов З. Җиргә гашыйк шагыйрә // Шәһри Чаллы. – 2004. – 26 май.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»