|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Мэк чәчәге (Дилә Нигъмәтуллина)Мәк чәчәге, мәк чәчәге,
Мәк чәчәге ал-көрән.
Күкрәгемдә җаным ничек,
Мин сезне шулай күрәм.
Быел, быел, быел кыш
Ник сайрамый былбыл кош?
Ул канатын кагып сайрый —
Минем кебек моңлы кош.
Искән җилләр исәр инде
Мамык шәл ябынсам да.
Юк канатым, булмый очып.
Никадәр сагынсам да.
Дустым, алай дисеңме,
Дустым, болай дисеңме?
Дустым, син дә минем кебек,
Уф, йөрәгем, дисеңме?!
Уф дияргә ярамый,
Уф дияргә ярамый.
Янган йөрәк яна икән
Уф дигәнгә карамый,
Уф дигәнгә карамый. |
Иң күп укылган
|