поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МӨДӘРРИС ШӘРӘФ

(1919–1963)

Шагыйрь, хикәяче, публицист Шәрәф Мөдәррис (Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов) 1919 елның 1 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында игенче гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч һәм күрше Мунчәли авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1935 елда Казанга килә һәм педагогия институты каршындагы рабфакка укырга керә, аннары икееллык Укытучылар институтында укый. 1933 елдан ук шигырьләре матбугатта күренә башлый, 1937 елда унсигез яшьлек студент егетнең «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Яшь шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. 1941 елда аның тәрҗемәсендә чуаш әдәбияты классигы К.Ивановның атаклы «Нарспи» поэмасы дөнья күрә. Поэманың турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә ителүе ул заман тәнкыйтендә аеруча уңай күренеш итеп бәяләнә.

Институтны тәмамлагач та, 1941 елның язында, Ш.Мөдәррис гаскәри хезмәткә алына һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алгы сызыкта була, әүвәл минометчы, ахырга таба татарча фронт газеталарының хәрби мөхбире сыйфатында сугыш юлын уза, яралана, контузияләр ала, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш чынбарлыгыннан алынган конкрет вакыйгалар, эш-гамәлләр Ш.Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итәләр. Лирикасында, «Тупчы Ваһап» исемле эпик поэмасында (1943) шагыйрь нәкъ менә шул үзе аралашып яшәгән батыр сугышчыларның, гади солдатларның сугыштагы уй-хисләрен, фашизмга нәфрәтләрен тасвирлый.

1946 елның язында гаскәри хезмәттән кайткач, Ш.Мөдәррис Казанда республика газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда, читтән торып укып, Мәскәү Әдәбият институтын тәмамлый. Бу елларда шагыйрьнең әдәби иҗаты, жанр һәм эчтәлек ягыннан төрлеләнеп, тагы да үсеп-җәелеп китә. Ул зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар («Биш минут», «Яшел тасма», «Үлемсезлек», «Кызыл мәйдан», «Яшәү көче», «Йолдыз атыла» һ.б.) яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, памфлетлар, хикәяләр, «Әбдүш Ялаяпов» дигән саркастик повестен иҗат итә, көндәлек матбугатта халыкара темаларны яктырткан үткен эчтәлекле публицистик мәкаләләрен бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли: инглиз теленнән Шекспир сонетларын, «Король Ричард III» трагедиясен, Байрон, Шелли шигырьләрен, алманчадан Һ.Һейне шигырьләрен, русчадан А.Пушкин, Н.Некрасовларның поэтик әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра.

Ул 1963 елның 28 апрелендә вафат була.

Ш.Мөдәррис – 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тупчы Ваһап: поэма һәм шигырьләр / кереш сүз авт. Х.Госман. – Казан: Татгосиздат, 1944. – 72 б. – 6116 д.
Фронтовик татарлар: очерклар. – Казан: Татгосиздат, 1944. – 128 б. – 5185 д.
Җыр үткән юл: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 140 б. – 5000 д.
Биш минут: поэма. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 3065 д.
Яшел тасма: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 80 б. – 5037 д.
Көлке түгел: сатирик хикәяләр, памфлетлар, шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 155 б. – 6000 д.
Кызыл мәйдан: поэма. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 91 б. – 8000 д.
Минем яшьтәш: сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 211 б. – 5000 д.
Ильич нурлары: очерклар, публицистик мәкаләләр, памфлетлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 280 б. – 3000 д.
Дуслар күңеле: лирика, юмор-сатира, поэмалар / кереш сүз авт. Х.Госман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 368 б. – 4000 д.
Яшәү көче: әкият-поэма. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 40 б. – 14000 д.
Тупчы Ваһап: поэмалар, шигырьләр, сонетлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 192 б. – 15000 д.
* * *
Во имя жизни: стихи, поэмы / пер. с татар. В.Гричарова. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 104 с. – 5000 экз.
Сквозь пепел дней: стихотворения, поэмы / пер. с татар.; вступит. статья В.Гончарова. – М.: Худож. лит., 1974. – 174 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Ш.Мөдәрриснең Г.Халит һәм Г.Кашшафка фронттан язган хатлары // Казан утлары. – 1972. – № 2. – 144–147 б.
Мөдәррис Ш. Фронт юлларында // Казан утлары. – 1972. – № 2. – 139–144 б.
Гончаров В. Фронтташ дустым // Казан утлары. – 1972. – № 2. –165–167 б.
Хөсни Ф. Әбдүш терелми дә, үлми дә // Ф.Хөсни. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 197–201 б.
Кыр почтасы 21475 «С»: Ш.Мөдәрриснең фронттан Ш.Маннурга язган өч хаты // Шәһри Казан. – 1993. – 6 февр.
Нуруллин И. Туры бәреп әйтә иде // Шәһри Казан. – 1993. – 23 окт.
Рәкыйпов Ш. Шагыйрьнең васыяте // Шәһри Казан. – 1995. – 18 апр.
Ихсанова Л. Тау башында бер өй // Татарстан. – 1995. – № 5–6. – 63–70 б.
Әхмәдулла Ш. Язмалары җырдай // Ватаным Татарстан. – 1997. – 31 гыйнв.
Мәҗитов З. Татар солдаты // Шәһри Казан. – 1999. – 5 нояб.
Латыйп К. Утлы күмерләрне хәтерләтте... // Мәдәни җомга. – 1999. – 5 нояб.
Әхмәдулла Ш. Нурлы сыны хәтер түрендә // Мирас. – 2002. – № 7. – 22–32 б.
Ихсанова Л. Узган гомер – аккан су // Ватаным Татарстан. – 2002. – 16 февр.
Ихсанова Л. Шагыйрьнең култамгасы // Казан утлары. – 2004. – № 11. – 169–170 б.
* * *
Мингазова Э. Он пел по-татарски на развалинах рейхстага // Казанские ведомости. – 2004. – 27 окт.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»