поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МАЗУНОВ МӨНИР

(1918–1987)

Мөнир Хәсән улы Мазунов 1918 елның 1 апрелендә хәзерге Пенза өлкәсенең Лопатин районы Иске Карлыган авылында туа. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1935–1938 елларда Әстерхан педагогия техникумында белем ала, аннан бер ел Ижевск шәһәрендәге урта мәктәпләрнең берсендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1939 елда Совет Армиясенә алынып, Ватан сугышы елларында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1945 елның җәендә, «Тревога» исемле фронт газетасының алгы сызыктагы корреспонденты буларак, япон гаскәрләренә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

1946 елда М.Мазунов Казанга килә, 1949 елга кадәр Татарстан радиокомитетында редактор булып эшли. Бер үк вакытта ул Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә белем ала.

1949–1953 елларда М.Мазунов янәдән хәрби хезмәттә: совет гаскәрләренең Төньяк группасы составында Польшада чыга торган хәрби газета редакциясендә өлкән әдәби хәбәрче булып хезмәт итә.

Армиядән кайтканнан соң, М.Мазунов озак еллар Татарстан радиокомитетында (1953–1959) – редактор һәм радиокомитет башлыгы урынбасары, Татарстан китап нәшриятында (1960–1963) – өлкән редактор, Республика газета-журналлар нәшриятында (1964–1967) – тәрҗемәче һәм 1967 елдан 1971 елга кадәр рус һәм татар телләрендә чыга торган «Татарстан кооператоры» газетасының җаваплы редакторы булып эшли. 1971 елдан М.Мазунов – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

М.Мазуновның беренче шигъри тәҗрибәләре сугышка кадәрге елларда Әстерхан һәм Ижевск шәһәрләрендә чыга торган татарча газеталарда басыла. Ватан сугышы чорында фронт газеталарында, ә 1944–1945 еллардан башлап Татарстан республика көндәлек матбугатында, альманах һәм күмәк җыентыкларда М.Мазуновның исеме еш күренә башлый. 1948 елда шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга («Елда унике ай»). Шуннан соң 1951–1985 еллар арасында аның унбишкә якын китабы нәшер ителә.

М.Мазуновның шагыйрь буларак иҗади йөзе күбрәк нәниләр өчен язган шигырьләрендә «Син дә белергә тиеш» (1955), «Энесенә ул апа» (1960), «Нәни төзүчеләр» (1967), «Уйнагыз, балалар!» (1985) һ.б. шигъри җыентыклар һәм бигрәк тә җырларында чагыла. Аның «Гасырлар кешесе» (Б.Мулюков музыкасы), «Туган як» (М.Мозаффаров музыкасы), «Язгы хисләр» (Р.Яхин музыкасы), «Яшьләр җыры» (Ә.Бакиров музыкасы), лирик характердагы «Әниемнең җылы кочагы» (Ә.Бакиров музыкасы) кебек җырлары, халык арасында популярлык казанып, үзешчән һәм профессиональ башкаручылар репертуарыннан төшмичә озак еллар буе даими җырланып килә.

М.Мазунов шигъри тәрҗемә өлкәсендә дә каләм тибрәтә. Ул Дж.Родари, М.Нагнибеда, Н.Хикмәт, П.Хузангай, С.Маршак һ.б. милләт әдипләренең аерым әсәрләрен, Н.Некрасовның «Суык, борыны куык» («Мороз красный нос») һәм А.Прокофьевның «Яшьлек» исемле поэмаларын татар теленә тәрҗемә итә.

Ул 1987 елның 31 мартында Казанда вафат була.

М.Мазунов – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Елда унике ай: шигырь. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 24 б. – 5000 д.
Безнең тавыш: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 40 б. – 3065 д.
Яшьлек җыры: шигырьләр, җырлар. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 64 б. – 3000 д.
Йөрәк җырлый: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 118 б. – 5000 д.
Гөлкәем: җырлар (ноталары белән). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 48 б. – 2000 д.
Туган як: җырлар (ноталары белән). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 79 б. – 3500 д.
Ихлас күңелдән: җырлар, шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 224 б. – 7000 д.
Офыклар: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 151 б. – 4500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Зәйнашева Г. Туган якка мәхәббәт белән // Казан утлары. – 1978. –№ 4. – 182–183 б.
Сафиуллин Ә. Ихлас күңелле шагыйрь // Ватаным Татарстан. – 1998. – 28 март.
Латыйфи Ф. Мөнир Мазуновның тууына 80 ел // Казан утлары. – 1998. – № 4. – 189 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»