поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МАЙОРОВА РАМИЛӘ

Рәмилә МАЙОРОВА —яшь шагыйрә, КДУ студенты. Шигырьләре көндәлек матбугатта басылып килә.

ЯРТЫ ЙӨРӘКЛЕ ӨМЕТ

* * *
Унбиш катлы йортның балконыннан
Карап торам күккә каерылып.
Шундый авыр, Аллам, яшәүләре
Ярты йөрәгеңнән аерылып...

Күктә тыныч. Салмак кына ага
Бер кайгысыз йомшак болытлар.
Ә түбәннән ыгы-зыгы шавы
Дәшә: "Яшә, җирдә өмет бар!"

* * *
Башын иеп, салмак кына
Урамнан атлый кеше.
Үткән-сүткән машинада,
Кешеләрдә юк эше...
Атлый кеше...

Ишетми ул дыңгыр-дыңгыр
Трамвай узып киткәнен.
Сизми дә ул шаян җилнең
Чәч толымын сүткәнен,
Гомеренең үткәнен...

Бар нәрсәдән гамьсез булып
Бәхет эзлиме җирдән?
...Башын иеп яшәр өчен
Дөньяга кеше килгән...

* * *
Картайган бер яфрак бар көченә
Ябышкан да калын ботакка,
Туар көнгә сары өмет чәчеп,
Бәргәләнә, әрнеп, як-якка.

Кинәт чыгып шунда япь-яшь җилләр
Уйнап кына исеп куйдылар.
Уйнап кына... бер дә уйламыйча...
Карт яфракның гомерен кыйдылар.

Ялгыз ботак калды шулай ятим
Язмыш уңаена селкенеп...
Яңа бөре туар язгача ул
Карт яфракны уйлар үкенеп.

Кечкенә дә, төш кенә...

Уяна да хисем төнлә
Күңелемне кытыклый.
Имеш инде, оялмыйча,
Аны онытып кем йоклый?!

Көндезләрен арып бетәм—
Фикеремне җыялмыйм.
Шул кечкенә сөю хисен
Нинди зур "мин"—тыялмыйм!!!

* * *
Шигырь язмам бүтән, дигән идем—
Ә син менә тагын яздырасың.
Акыл дигән касәм эченә дә
Мулдан гына хисләр яудырасың.
"Мәхәббәт юк бит ул!"—дигән идем-
Киресенә син инандырасың.
Үзәгемә үтеп кереп хәзер
Күнел түрләремдә утырасың.
Сөеп утта янмам, дигән идем—
Ничек кенә әле яндырасын!
Гаҗизләнеп беттем синең белән,
Тагын менә шигырь яздырасың...

* * *
Дөнья миннән нәрсә тели икән?
Нәрсә бирә алам мин аңа?
Бу сораулар бик тапталган ахры,
Бу сораулар түгелдер яңа.
Нигә туа кеше, нигә үлә?
Нигә килә фани дөньяга?
Укый-яза белгән теләсә кем
Шушы хакта, шиксез, уйлана.
Тууыбыз, яшәвебез безнең
Юкка гына түгел, билгеле.
Үлеп кенә котылып булмый, диләр...
...Җавапка да төшенәм шикелле...


"Казан утлары" № 7, 2009. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»