поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МАНСУРОВ ЗИННУР

Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы колхозда механизатор булып эшләгәннән соң, 1967—1972 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1975 елдан башлап ул «Социалистик Татарстан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче булып эшли.

3. Мансуров мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый; аларның кайберләре республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» битләрендә һәм соңыннан Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Иркен минем туган илем» (1970) исемле күмәк җыентыкта басыла. Шул ук 1970 елда аның бер төркем шигырьләре «Беренче карлыгачлар» җыентыгында да урын ала. Ниһаять, 1979 елда шагыйрьнең «Кул бирәм» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

1983 елда исә 3. Мансуровның Мәскәүдә «Современник» нәшриятында русча тәрҗемәдә «Меңъяфрак» («Тысячелистник») һәм Казанда «Йөз суы» исемле яңа шигъри китаплары басылып чыкты.

Поэзиядән тыш, 3. Мансуров әдәби тәнкыйть һәм очерк жанрларында уңышлы иҗат итә. Аның әдәбият һәм сәнгать кешеләре һәм аерым проблемалар турында дистәләрчә мәкалә, очерклары бар.

Зиннур Мансуров —1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Аның турында

Фәридә ХӘСӘНОВА. ӨЧЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ
Нурфия ГАФИЯТУЛЛИНА. ХӘТЕР СЫЗЛАНУЫ
Фатих Урманче.«ФӘРЕШТӘЛӘР САНАП БАРА КҮЗ ЯШЕН...»

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде. 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»