поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МАНСУРОВ ФӘНИЛ

(1931–1995)

Язучы-прозаик Фәнил Хәбибулла улы Мансуров 1931 елның 3 декабрендә хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы үзәгендә крәстиян гаиләсендә туа. Чакмагышта урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Уфада татарча чыга торган «Кызыл таң» газетасы редакциясендә ике ел әдәби хезмәткәр булып эшли. Аннан соң Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, яңадан Башкортстанга кайтып, Бүздәк район газетасында бүлек мөдире, Чакмагыш районының Калмашбаш сигезьеллык мәктәбендә укытучы хезмәтендә була. 1963–1967 елларда Ф.Мансуров Башкортстан Язучылар берлегенең матбугат басмасы «Агыйдел» һәм башкортча балалар журналы «Пионер» редакцияләрендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

1968 елда Ф.Мансуров Казанга күчеп килә һәм 1968–1976 елларда әүвәл Татарстан китап нәшриятында – редактор, аннары «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында редакция хәбәрчесе хезмәтендә була. Ә 1983 елдан ул яңадан Уфада. 1991–1994 елларда Башкортстан татар яшьләренең «Өмет» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

Фәнил Мансуров – иҗат юлын поэзия жанрыннан башлаган язучы. Узган гасырның илленче еллары башында Башкортстан көндәлек матбугатында һәм Татарстан комсомол яшьләр басмасы «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында аның бер шәлкем лирик шигырьләре дөнья күрә. 1957 елдан бирле ул проза жанрында гына яза. Башта – хикәяләре, ә 1962 елда «Агыйдел» журналында «Юл башы» исемле беренче повесте басыла. Аның бу чор хикәяләре һәм повестьлары («Бар иде бер егет», «Болытлар тарала») Казанда һәм Уфада аерым китаплар булып басылып чыга.

Ф.Мансуров әсәрләренең төп темасы – сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы авыл тормышы. Җитмешенче-сиксәненче елларда «Якты тауда бүз тургайлар», «Ак буран», «Юл чатында көмеш әрем», «Агыйделкәй алкын» исемле повестьларында һәм хикәяләрендә дә автор төп сурәтләү материалы итеп авыл хәлләрен ала һәм шул вакыйга-хәлләр фонында авырлыкларны җиңәргә сәләтле хезмәт кешеләрен, аларның үзара катлаулы да, гади-самими дә булган мөнәсәбәтләрен ачарга, реаль тормыш күренешләрен гәүдәләндерергә омтыла.

Гомеренең соңгы елларында Ф.Мансуров катлаулырак сюжетлы әсәрләр язу юлында да көчен сынап карый. 1993 елда Казанда «Мирас» журналының 3–9 саннарында аның «Солтан Кирәмәт» дигән романы басылып чыга.

Ул 1995 елның 30 маенда вафат була.

Ф.Мансуров – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хәерле юл: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 143 б. – 8000 д.
Якты тауда бүз тургайлар: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 148 б. – 11000 д.
Ак буран: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 102 б. – 10000 д.
Юл чатында көмеш әрем: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 112 б. – 11000 д.
Агыйделкәй алкын: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 255 б. – 15000 д.
* * *
Бар иде бар егет: повесть. – Өфө: Китап, 1964. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәкимов Ә. Үкенүдән башка ни әйтәсең // Сов. Башкортстаны. – 1965. – 26 июнь.
Ханнанов Р. Серле дөнья кочагында // Кызыл таң (Өфө). – 1969. – 22 дек.
Кәрами Р. Тормышчан образлар // Соц. Татарстан. – 1972. – 27 сент.
Мәхмүдов Ә. Бүз тургайлар илендә // Соц. Татарстан. – 1974. – 7 июль.
Әгъзамов Ф. Яшьлек романтигы // Кызыл таң (Өфө). – 1992. – 14 гыйнв.
Сафуанов С. Яшьлек романтикасы // Өмет. – 1992. – 13 февр.
Фәтхетдинов Ф. Рухи кыйммәтлелек – халык күңелендә // Өмет. – 1994. – 22 гыйнв.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»