|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.МАННАПОВ САЛИХСалих Маннапов (Мөдәррис Харис улы Вәлиев) 1953 елның 30 маенда Татарстан АССРның Әлки районы Яңа Камка авылында колхозчы гаиләсендә туган. Шул районның Татар Мулла авылы мәктәбендә башлангыч, Алпар авылы мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1971—1976 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. Университетны тәмамлагач, өч ел «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенең мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлегендә хезмәт итә. 1979 елның августыннан ул — «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәре: башта әдәби тәнкыйть һәм сәнгать бүлеге редакторы, аннары өлкән редакторы булып эшли. 1983 елның көзендә Салих Маннапов журналның җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Ул 1982 елдан КПСС члены. |
Иң күп укылган
|