поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МАЛЫШЕВ СЕРГЕЙ

(1950–2007)

Сергей Владимирович Малышев 1950 елның 27 сентябрендә Казан шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа. 1972 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын, 1976 елда СССР Фәннәр Академиясе физика-техника институтының Казан филиалы аспирантурасын тәмамлый. 1984 елга кадәр Казандагы фәнни-тикшеренү институтларында инженер булып эшли. Соңрак бары тик әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1991–2007 елларда «Идел» яшьләр журналында әдәби редактор булып эшли.

Шигырьләрне ул соңрак яза башлый, беренче әсәре 1979 елда «Комсомолец Татарии» газетасында дөнья күрә. Әлеге һәм «Вечерняя Казань» газетасында якынча 1991 елга кадәр даими рәвештә басылып килә. Узган гасырның сиксәненче елларында аның шигырьләре «Новый мир», «Юность», «Студенческий меридиан», «Волга» журналы битләрендә урын ала.

Сергей Малышев поэзиясендә пафос юк, эстрада яктылыгы һәм эффекты аның өчен ят, иҗаты күбрәк «тын лирика» дигән билгеләмәгә туры килә. Аның балалар өчен язылган шигырьләренә юмор һәм җиңелчә үгет-нәсихәт хас.

Татар шагыйрьләренең шигырьләрен ул 1970 еллар ахырында тәрҗемә итә башлый. Аның беренче тәрҗемәләре 1980 елда Татарстан китап нәшриятында басылган Шәүкәт Галиевнең «Заяц на зарядке» китабына керә. Бу китап Г.-Х.Андерсен исемендәге халыкара Почетлы дипломга лаек була.

Г.Ибраһимов исемендәге ТӘТИ белән берлектә эшләгән фольклор әсәрләреннән мөнәҗәтләр, татар халык җырлары да аның тәрҗемәсендә яңгыраш таба. Тәрҗемәләргә галимнәр югары бәя бирә. Аларның бер өлеше 1999–2003 елларда «Идел» журналында басылып чыга.

2001 елда Сергей Малышевка «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Шул ук елдан ул «Обратный отсчет» шигырьләр китабы өчен Г.Державин исемендәге премиягә лаек була.

Ул 2007 елда Казанда вафат була.

С.Малышев – 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Листья памяти: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 64 с. – 2000 экз.
Все на свете интересно: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 32 с. – 150000 экз.
Утренние трамваи: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 71 с. – 1100 экз.
Ночной разговор: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 238 с. – 7000 экз.
Обратный отсчет: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. – 239 с. – 2000 экз.
Что-то полосатое: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 40 с. – 5000 экз.

* * *
Нури З. Книга про Многознайку: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 18 с. – 400000 экз.
Файзуллина М. Радуга: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 20 с. – 10000 экз.
Карим Ф. Медведь-гармонист и Обезьяна-певунья: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 16 с. – 50000 экз.
Каштан Н. Одуванчик: стихи для детей. – Казань: Магариф, 2003. – 24 с. – 2000 экз.
Миннуллин Р. Мальчик, каких еще мир не видал: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 56 с. – 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Лавришко В. Жить – интересно! // Веч. Казань. – 1984. – 13 апр.
Мустафин Р. И все нас недосказанностью дразнит // Веч. Казань. – 1985. – 13 окт.
Беляев Н. Утренние трамваи и земные тревоги // Веч. Казань. – 1987. – 22 дек.
Маврина И. На поэтов нигде не учат // Звезда Поволжья. – 2000. – 11 окт.
Ямалов М. Возраст ясности // Татар. края. – 2001. – 28 янв.
Миннуллин Р., Зайдулла Р., Сабиров Р. Последний интеллигент нашего круга // Казанские ведомости. – 2001. – 8 февр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»