поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МАЛИКОВА МӘДИНӘ

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Татарстанның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында игенче гаиләсендә туа. Үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, 1949–1959 елларда башта Татарстанның Минзәлә шәһәрендәге педагогия училищесында, аннары Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Институтны тәмамлагач, 1959–1964 елларда «Чаян» журналында – корректор, 1964 елдан «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында – әдәби хезмәткәр, ә 1978 дән 1987 елгача журналның җаваплы сәркәтибе булып эшли. Аның әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары да журналистик язмалардан – көндәлек матбугат өчен хәбәрләр, документаль очерклар, мәкаләләр язудан башлана.

Ул елларда М.Маликованың очерклары, сәнгатькә, әхлак темаларына багышланган язмалары җәмәгатьчелектә киң яңгыраш таба, журналда басылган беренче хикәяләре, повестьлары да укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Язучыны бигрәк тә яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә һәм тәрбия проблемалары, кешенең җәмгыятьтәге урыны, бурычы, хезмәткә карашы мәсьәләләре кызыксындыра. Бу темалар, күпсанлы очеркларында, мәкаләләрендә конкрет яктыртылудан тыш, язучының әдәби әсәрләре – хикәя-повестьлары һәм романнарының да төп эчтәлеген һәм идея юнәлешен тәшкил итә. 1967 елда басылып чыккан «Юлдашлар» исемле беренче хикәяләр җыентыгында ук автор укучы алдына тирән әхлакый мәсьәләләрне җитди итеп куярга омтылуы белән игътибарны җәлеп итә. Табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәт яктылыгында яшүсмер кызның самими образын гәүдәләндергән «Кар сулары» лирик хикәясе, шундый ук лирик тонда язылган «Сары тюльпаннар», «Көндәшләр», «Ай сүрелгән чак иде», «Узма, гомер!», «Берәгәйле бәрәңге» һ.б. хикәяләр моның ачык мисалы булып тора.

Язучының «Казан каласы – таш кала» (1967), «Кояш күпере» (1973), «Янар таулар яктысында» (1977) повестьлары, «Шәфкать» (1985), «Басып сайрар талы бар» (1987), «Фидая» (1990) романнары шәһәр һәм авыл интеллигенциясе – инженерлар, архитекторлар, рәссамнар, табиблар, артистлар тормышына багышлап язылганнар.

Язучы каләме, заман тормышының төрле өлкәләренә мөрәҗәгать итеп, әсәр каһарманнарының рухи дөньясын бөтен тирәнлеге, каршылыклары белән яктыртырга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы нечкәлекләрен, нокталарын ачарга омтыла, яшәешнең төп мәгънәсе һәм максаты турында укучы белән җитди әңгәмә алып бара. Соңгы елларда иҗат ителгән «Кызыл гөл» (2005), «Тылсым» (2006), «Тылсым. Шәфкать» (2007) романнарында бу ачык чагыла.

М.Маликова – каләмен детектив әсәрләр жанрында да чарлаган әдибә. Аның «Хөкем» (1969), «Августның беренче кичендә» (1970), «Адашканга юл кайда» (1971), «Югалган якутлар» (2003), «Чәчкә балы» (2004) исемле маҗаралы повестьлары, «Өермә» (2002) исемле детектив романы, «Кыргый дивизия» (2001) кебек хикәяләре, жанр хасиятләре таләп иткәнчә, мавыктыргыч, киеренке агышлы вакыйга-сюжетка корылганнар. Гомумән, М.Маликова сюжетны оста, мавыктыргыч итеп кора белә, вакыйгаларны, йөрәк аша үткәреп, укучының күңел кылларын тибрәндерерлек итеп тасвирлый.

М.Маликова драматургия өлкәсендә дә уңышлы эшли. Аның «Оҗмах балалары» исемле драмасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела (1990), «Йөрәк ничек түзсен», «Моңнар төште башыма», «Синең өчен үзем үләрмен» исемле драма әсәрләре узган гасырның туксанынчы елларында Минзәлә һәм Әлмәт театры сәхнәләрендә уңыш белән бара.

М.Маликова – актив җәмәгать эшлеклесе дә. 1993 елдан бирле ул – Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыятенең президенты, Татарстан язучылары корылтайларында дүрт тапкыр (1979, 1984, 1989, 1994) Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп сайлана, ә 1989–1990 елларда идарә рәисенең урынбасары булып эшли. Матбугат һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1976 елда Татарстанның, ә 1985 елда «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ул шулай ук Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты (1980).

М.Маликова – 1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Юлдашлар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 52 б. – 12000 д.
Казан каласы – таш кала: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 175 б. – 8000 д
Кар сулары: лирик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 143 б. – 14000 д.
Егетлеккә бер адым: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 208 б. – 10000 д.
Янар таулар яктысында: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 216 б. – 15000 д.
Узма, гомер!: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 224 б. – 15000 д.
Бер күрүдә яраттым: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 447 б. – 15000 д.
Басып сайрар талы бар: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 320 б. – 30000 д.
Шәфкать: роман, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 448 б. – 30000 д.
Фидая: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 340 б. – 15000 д.
Алтын ятьмә: повесть, хикәяләр, пьесалар. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 368 б. – 6000 д.
Өермә: роман, повестьлар. – Казан: Идел-Пресс, 2003. – 352 б. – 5000 д.
Югалган якутлар: повестьлар, пьесалар. – Казан: Рухият, 2004. – 400 б. – 1000 д.
Кызыл гөл: романнар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 414 б. – 7000 д.
Тылсым. Шәфкать: романнар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 400 б. – 7500 д.

* * *
Весенние венки: повести / пер. с татар. Г. Петелиной. – М.: Современник, 1979. – 352 с. – 50000 экз.
Весенние венки: повести / пер. с татар. Г.Петелиной. – М.: Сов. Россия,1984. – 288 с. – 50000 экз.
Мелодия огней: повести, рассказы / пер. с татар. Р.Фаткуллиной. – М.: Сов. писатель, 1986. – 352 с. – 30000 экз.
Милосердие: роман / пер. с татар. Е.Корнеевой. – М.: Современник, 1988. – 256 с. – 50000 экз.
Милосердие: роман, повесть / пер. с татар. Е.Корнеевой и Г.Петелиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1995. – 320 с. – 7000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Газизова И. Уйчан тыйнаклык // Казан утлары. – 1968. – №9. –113 б.
Миңнуллин Ф. Үсеш баскычлары // Ф.Миңнуллин. Якты юллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 65–74 б.
Хантимерова Г. Төсләр балкышы // Казан утлары. – 1981. – № 8. – 133–138 б.
Галимуллин Ф. Халатың ак, күңелең пакь булса // Казан утлары. – 1983. – № 9. – 133–138 б.
Ахунов Г. Сарман кызы Мәдинә // Шәһри Казан. – 1995. – 12 авг.
Әхмәтҗанов М. Алтын ятьмәдә җан бәргәләнә // Мәдәни җомга. – 2002. – 5 июль.
Журналның Мәдинә Маликова иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2004. – № 7. – 4–188 б.
Зиннәтова Р. Кызыл Айның Мәдинә апасы // Дулкын. – 2005. – 18 дек.
Җәлилова Г. Миндә – баш, анда – йөрәк // Шәһри Казан. – 2005. – 19 авг.
Юнысова А. Кызыл гөл // Ватаным Татарстан. – 2005. – 8 авг.
Җәлилова Э. Мине үз җаема яшәү талчыктыра // Ирек мәйданы. – 2005. – 13 май.
Шәфыйк Ш. Тагын да биегрәк таулар – синеке! // Шәһри Казан. – 2007. – 13 апр.
Хисмәтова Л., Ханнанов Р. Һәр әсәре – тәрбия дәресе // Мәгърифәт. – 2007. – 14 апр.
Әхтәмова Ф. Кояш та сабырларны ярата // Шәһри Казан. – 2007. – 20 апр.

* * *
Шагимарданова Г. Главное для меня – признание народа // Известия Татарстана. – 2007. – 6 апр.
Кустабаева Л. Излучающая свет и тепло // Респ. Татарстан. – 2007. – 14 апр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»