поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МАКСУДОВА ШӘҺИДӘ

(1926–2009)

Язучы, тәрҗемәче Шәһидә Габдерахман кызы Максудова-Ахунова (әдәби тәхәллүсе – Гөлшәһидә) 1926 елның 29 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Уразай авылында мулла гаиләсендә туа.

Шәһидә әүвәл авыл мәктәбендә укып, 1939–1942 елларда укуын Казанның татар һәм рус мәктәпләрендә дәвам иттерә. Сугыш башлангач, укуын бүлеп, 1942–1946 елларда Татарстанның Красный Бор районы Салагыш җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли. 1946 елда янәдән Казанга әйләнеп кайтып, 80 нче татар кыз балалар мәктәбендә урта белем алгач, шул ук елны (1947) Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1952 елда университетны тәмамлагач, берникадәр вакыт «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында хатлар бүлеге мөдире, 1954–1957 елларда ТАССР дәүләт китап палатасында библиограф, 1958–1968 елларда әүвәл Әлмәт төбәк газетасы «Хезмәт байрагы» редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары сигез елга якын Әлмәт фәнни-техник әдәбият китапханәсендә өлкән библиограф булып эшли. 1969–1983 елларда Шәһидә Максудова Татарстан Язучылар берлеге китапханәсенең мөдире сыйфатында хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә.

Ш.Максудова, иҗади шәхес буларак, укучылар даирәсенә проза жанрында язылган берничә оригинал әсәре һәм тәрҗемә китаплары белән мәгълүм. Ул – бигрәк тә тәрҗемә өлкәсендә активлык күрсәткән каләм иясе. Аның тәрҗемәсендә татар укучылары Л.Толстойның хайваннар турындагы хикәяләре, совет чоры рус язучыларыннан А.Грин, А.Батров, С.Антонов, В.Чивилихин әсәрләре, молдован, казакъ, каракалпак прозаиклары иҗатыннан аерым үрнәкләр белән таныштылар. Тәрҗемәләренең бер өлеше аерым китаплар рәвешендә нәшер ителеп, икенче бер өлеше «Ак дөя» (1979), «Зирәк кеше» (1980), «Арал дулкыннары» (1981), «Дуслык аланы» (1987) кебек күмәк җыентыкларда урын ала.

Ш.Максудованың оригинал әдәби иҗатыннан үз биографиясенә бәйле тормыш материалына һәм шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган «Минем кала алуым» исемле кечкенә повесте (1972) укучылар арасында аеруча җылы каршы алына. Әсәр, Рәшит Ахунов тарафыннан русчага тәрҗемә ителеп, «Я и город белокаменный» исеме белән «Волга» журналында (Саратов, 1972, № 2), «Между Волгой и Уралом» (Йошкар-Ола, 1978), «На Волге, на Идели» (Мәскәү, «Детская литература» нәшрияты, 1983) исемле күмәк җыентыкларда кат-кат нәшер ителә, 1979 елда Сара Латиева тәрҗемәсендә казакъ телендә дә басылып чыга.

1997 елда «Казан утлары» журналының 11 нче санында дөнья күргән һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне нечкә психологик алымнар белән реалистик планда ышандырырлык итеп сурәтләгән «Асылбикәне җирләгәндә» повесте да әдәби тәнкыйтьтә авторның иҗади уңышы итеп бәяләнә.

Ул 2009 елның 8 февралендә Казанда вафат була.

Ш.Максудова – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Минем кала алуым: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 63 б. – 1000 д.

* * *
Толстой Л. Булька: хайваннар турында хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 28 б. – 10000 д.
Батров А. Дустыбыз Хосе: хикәяләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 110 б. – 10000 д.
Коллектив. Дөньяда ниләр бар? / К.Шәфыйкова белән уртак тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 390 б. – 10000 д.
Антонов С. Аленка: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1968. – 232 б. – 10000 д.
Чивилихин В. Урман-чытырман: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 184 б. – 15000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Низамиев Р. Тынгысыз сабырлык // Казан утлары. – 1996. – № 11. – 123–124 б.
Мулланурова Р. Якты сагыш // Сөембикә. – 1996. – № 11. – 19 б.
Рәшит Ә. Уеңны уйдырып салсаң... // Шәһри Казан. – 1998. – 16 гыйнв. 
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»